Новости по-русски

Резедә Шәрәфиева бүлмә гөлләрен тукландыру турында киңәш бирә

Җырчы Резедә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә, еш кына, яшь булып калу серләре белән уртаклаша. Бу юлы ул бүлмә гөлләрен тукландыру турында киңәш бирә.

«Минем язылучыларым арасында яратып гөлләр үстерүчеләр бардыр. Минем алар өчен ниндидер ашламалар сатып алганым юк. 1,5 литрлы шешәгә банан кабыгы, суган кабыгы, йомырка кабыгы, витамин (үзебез эчкәннән калган, срогы чыккан) салам да, бераз төнәткәч, гөлләргә сибәм. Чәчәксез зур гөлләр яратам, менә бу гөл шулай котырып үсә. Аңа 18 яшь, кызым белән бер яшьтә. Сез дә нинди ашламалар кулланганыгызны языгыз әле», – дип сөйли җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары киңәшләр өчен рәхмәт сүзләре язып калдырган.

Читайте на 123ru.net