Новости по-русски

Какы нинди файдалы үзлекләргә ия? Какыдан төнәтмәләр рецепты

Какы нинди файдалы үзлекләргә ия? Какыдан төнәтмәләр рецепты

Какы (кукы) ашарга өлгердегезме әле? Әлегә иң тәмле вакыты, тиздән картая, чәчәк ата башлый. Витаминлы үләннән сыйланып калырга ашыгыгыз.

Аның яфрагы, сабагы һәм тамырында файдалы компонентлар бик күп. Ул протеин, эфир майлары, фруктоза һәм глюкоза, макро һәм микроэлементларга бай. Шулай ук аның составында бакыр, марганец, тимер, бор, молибден, титан бар.

Ул антисептик, ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия, кан тамырларын ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен нормальләштерә, холестерин күләмен киметә, нерв-психологик халәтне тотрыкландыра, гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта.

Какыдан ясалган төнәтмәләр төрле чирләрдән ярдәм итә:

- 2 аш кашыгы киптерелгән какы яфрагын вакларга, 200 мл кайнап чыккан су салырга, 7-10 минут төнәтергә, сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 30 мл эчәргә. Бу төнәтмә арыганлык, талчыгу һәм витаминнар җитмәгәндә файдалы. Шулай ук шикәр авыруы һәм ашказаны согының кислоталылыгы аз булганда кулланыла. Бу төнәтмәне ай дәвамында эчкәч, ял итеп алырга һәм кабат эчәргә киңәш ителә. Тик гастрит белән авыручыларга кулланырга ярамый.

- Какыны яхшылап юарга, иттарткычтан чыгарырга, 3-4 кат марля кулланып согын сыгарга. Блендер белән дә эшләргә була. Бу эчемлеккә 50/50 су кушарга. Пародонтоз, теш уртлары авырулары һәм стоматит вакытында авызны 4 тапкыр чайкарга кирәк.

Әмма какыны көмәнле хатын-кызларга, бала имезүчеләргә, 5 яшькәчә балаларга, аллергикларга, ашказаны авыртулары вакытында куллану киңәш ителми.

Читайте на 123ru.net