Новости по-русски

Зәринә Хәсәншинаның «модный» киемен күргәч, әнисе: «Бичура киеме бит бу»

Зәринә Хәсәншинаның «модный» киемен күргәч, әнисе: «Бичура киеме бит бу»

Зәринә Хәсәншинаның «модный» киемен әнисе бәяләмәгән. Бу хактагы видеоны ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды. Авылга кайтуга җырчыны әнисе менә шулай каршы алган.

– Кызым, нинди бичура киеме кидең инде? И, кызым. Моны мин дә кимим инде...

– Син кимисең инде, ул бит – яшьләр киеме.

–- Яшьләрнеке түгел, картларныкы булса да. Киеммени бу? Ни итәк түгел, ни чалбар түгел бу. Бу – бичура дигән сүз. Кит моннан!

– Әни бу – модно!

– И-и-и, нәрсәсе модно соң моның? Әйт әле...

– Ник, ник… шундый мода...

– Сөлге чорнап куйган кебек итәгең. Гомер буе зәвыгың булмады...

Җырчы әнисенең комментарийларына үпкәләми, ә рәхәтләнеп көлә.

Читайте на 123ru.net