Новости по-русски

Гөлназ Асаева: «Тавышым утыра...»

Гөлназ Асаева: «Тавышым утыра...»

Җырчы Гөлназ Асаева һәр елны май аенда тавышы бетү турында сөйләгән. Баштарак ул моның сәбәпләренә төшенә алмаган, хәзер исә агачлар чәчәккә күмелгән чорда аллергиянең кискенләшүен аңлаган. Бу хакта «ТНВ» каналы сайты яза.

«Тавышымның ни өчен мондый халәттә булуын аңладым. Тавышым утыра, берничә көннән ул бөтенләй югалачак. Сөйләшкәндә дә нәрсәдер тыгылып калган кебек. Бу – чәчәк аткан вакытта аллергия икән. Бас барлыкка килә, Рөстәм Асаевмени. Югары ноталарны җырлавы бик кыен», – дип сөйләгән җырчы.

Читайте на 123ru.net