Новости по-русски

Артист балалары әти-әниләре турында: «Кыйммәтле бүләкләр дә ала инде. Әмма, күбрәк...»

Артист балалары әти-әниләре турында: «Кыйммәтле бүләкләр дә ала инде. Әмма, күбрәк...»

Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган тел» телеканалының «Сер итеп» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина популяр артистларның балалары белән сөйләшкән видеолар тупланмасын күрсәтте.

«Халыкара бәйрәм - балаларны яклау көне! Һәрбарчабызның бәгырь кисәкләре исән-сау, сәламәт, тәүфыйклы булып үссеннәр. Безгә гел игелекле булсыннар, сөенечләр генә китереп торсыннар», - дип яза ул.

Җырчыларның балалары арасында да инде үсеп килүче талантлар бар. Кайберләре чип-чиста итеп татарча сөйләшүләре белән дә куандыра. Алардан Роза Хәйруллина гаиләләре, шөгыльләре, әти-әниләре турында сорашкан.

Әнвәр Нургалиевның матур, чибәр кызы Элина белән әңгәмәдән:

Элина, син укып бетергәч, кайсы уку йортына керергә телисең?

Миңа законнар белән бәйле юнәлеш ошый. Бәлки, адвокат булырмын, юриспруденция өлкәсе бик ошый.

Син иҗат белән дә шөгыльләнеп алдың? Әтиең белән сәхнәләрдә дә бии идең. Дәвам итәчәксеңме?

Мин ташладым биюне, ләкин бу вакытлыча дип саныйм. Тиздән кире кайтырмын дип уйлыйм.

Әтиеңнең концерты шундый матур бара. Синең теләгең бармы аның янына сәхнәләргә яңадан чыгарга?

Әйе, мин бик сагындым публиканы. Бик телим.

Әнвәр абый сине аеруча яратуы хакында әйтә. Ул ярату нәрсәдә чагыла? Ул сине аерып сөяме, кыйммәтле бүләкләр алып бирәме, әллә инде акыллы киңәшләре белән ярдәм итәме?

Кыйммәтле бүләкләр дә ала инде. Әмма күбрәк кайгыртучанлык күрсәтә, кадерли.

Роза Хәйруллина җырчы Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның кызлары Арина һәм Риана белән дә сөйләшкән.

Кызлар ул көнне әти-әниләре белән беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаганнар. Алар халык алдына чыгудан бер дә курыкмаулары турында әйтәләр. Риана бию белән инде 6 яшеннән шөгыльләнә икән. Кызлар әтиләрен дә, әниләрен дә тигез яратуларын, гаиләдә әтиләренең усалрак булуын, әмма әтиләренең тәмле әйберләрне өйгә күбрәк алып кайтуы хакында сөйләгәннәр. Арина белән Риана әти-әниләреннән үзләренә тагын бер сеңлекәш алып кайтуларын сорарга җыена.

Роза Хәйруллина җырчы Иркә белән аның кызы, ярдәмчесе Айсылудан әни белән бергә эшләүнең уңай һәм тискәре яклары, холыкларындагы уртак яклары хакында сорашкан.

Артык игътибар һәм камералар алдында Айсылу бераз югалып та калган кебек була. Әмма артист әнисе Айсылуга бик тиз ярдәмгә килә.

Әңгәмә барышында Айсылу әнисе белән эшләүнең бик җиңел булуын, бер-берсен ярты сүздән аңлаулары хакында әйтеп киткән.

«Холыкларыгызда нинди охшашлыклар бар?» – дигән сорауга Иркә үзе җавап биргән.

«Миңа калса, без икебез дә – төгәл кешеләр. Соңгы калганны яратмыйбыз. Безгә бөтен эш тә сыйфатлы, тиз булырга тиеш. Мин Айсылуны гына түгел, калган ике кызымны да шуңа өйрәтеп маташам. Безнең бөтен әйбер ялт иткән, чиста, тәртиптә. Айсылу моны белә. Шуңа күрә өебездә нинди тәртип, эштә дә шундый тәртип. Без аның белән ул яктан охшаш. Без икебез дә ут кебек.

Айсылу ул әле мине дә уздырып җибәрер, дип уйлыйм. Мин кайвакыт артык хисләнеп китә калсам, Айсылу, салкын акыл белән уйлап, «әйдәгез, җебеп утырмагыз» дип күтәреп алырга да мөмкин», – дип сөйләгән җырчы кызы турында.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Ильяс һәм Аяз алып баручының сорауларына матур итеп, саф татарча җавап биргәннәр.

Егетләр, сезнең гаиләдә Зифа тугач нәрсә үзгәрде?

Ильяс:

Кызык. Зифа хәзер безне өйдә «босс». Бөтен кеше белән «командовать» итә. Күңелле аның белән уйнарга.

Аны көенә генә биеп торасыз инде, алайса. Аяз, Зифа сине аеруча нык ярата бугай?

Аяз:

Әйе. Әти өйдә булмаганда миңа гына килә, әти кайткач әтигә генә килә.

Ә синең өчен апаең барлыкка килгәч нәрсә үзгәрде, Аяз?

Күп нәрсә үзгәрде. Өйдә кечкенә принцесса барлыкка килде. Кыз үзенчә яраттыра инде. Энем бар иде инде, беренче тапкыр кыз сеңлем туды бит.

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваларның кызлары Таңсылу белән сөйләшүдән:

Таңсылу, син әтиең, әниеңнең кайсы сыйфатларын үзеңә күбрәк алдың?

Әнинең көчлелеген, әтинең сабырлыгын алдым. Холкым буенча икесенә дә охшаганмын.

Сүзгә әтисе Булат Бәйрәмов та кушыла:

Ләйсән белән бездән бик яхшы кызлар килеп чыга. Без чын ювелирлар, ышаныгыз.

Марат Шәйбәковның балалары - улы Марсель һәм кызы Ралина әтиләренең туган көн концертына килгәннәр.

Марсель, әтиең өчен син бүген горурмы?

Марсель:

Әлбәттә! Әтигә теләкләр дә әйтәсе килә. Исәнлек-саулык, байлыгы аның үзе килә. Җырлары матур булсын, халык күп йөрсен, матур итеп сәхнәләрдә чыгыш ясарга язсын. Без сине яратабыз, нык хөрмәт итәбез.

Кызы Ралина:

Әтине мин дә котлыйм. Ныклы сәламәтлек телим! Гел шундый матур, ягымлы булуып калуын телим. Концертларында кеше күп булсын, акчасы күп булсын. Хыяллары чынга ашсын. Әни белән озак, матур гомер кичерсеннәр.

Гүзәл һәм Илназ Бахларның уллары Марсель үзенең курайда, баянда һәм Ми мажор курайда уйный белүен сөйли. Курайда уйнап та күрсәтә. Марсель инде икенче ел 4 нче сәнгать мәктәбендә музыка серләренә төшенә икән.

Олы уллары Камил исә инде 6 ел музыка дөньясында. Талантлы егет тальянда, гармунда, хромка һәм баянда уйный белә икән. Ул үзенең остазларына рәхмәт сүзләре җиткерә.

Читайте на 123ru.net