Новости по-русски

Акыл өйрәтәм дип, Рита ирен аракы урынына уксус эчереп үтергән

Акыл өйрәтәм дип, Рита ирен аракы урынына уксус эчереп үтергән

Ленинград өлкәсендә бик гыйбрәтле хәл була. Рита 54 яшьлек ире Денис белән аракы эчә. Аннары алар талашып китәләр. Ачуы килгән хатын иренә аракы урынына рюмкага уксус сала – шул рәвешчә, акыл өрәтмәкче була. Аннары ул уксус шешәсен суыткычка куя да йокларга ята.

Хатыны белән талаштан хәсрәткә баткан ир бер рюмка аракының гына кайгысын юмасын аңлый һәм аңа кагылмый да. Ул суыткычтан уксусны ала һәм, аны аракы дип уйлап, шешәсе белән эчеп тә диярлек бетерә.

Бераздан ирне үги улы күреп ала. Уксус аның эчке органнарын яндырып бетергән була, авызыннан канлы күбекләр чыккан була. Ул бик нык газапланып үлә.

Хатынга карата «саксызлык белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аларның ике балалары бар, диелә 78.ру сайтында.

Хатын кулга алынгач та шулай сөйләгән – ул иренең кыйнауларыннан, җәберләүләреннән туюы, шулай үч алырга теләвен әйткән. Кулга алынгач, ул бу башлангыч версияне кире кага. Ул ире үзе гаепле дип бара. «Мин калган аракыны караватына түктем. Мин аның белән эчмәдем, ул миңа ачу итеп эчте», дип сөйләгән ул аннары.

Читайте на 123ru.net