Новости по-русски

Иркә: «Авылда мәшәкатьсез генә ял итәбез, имеш...»

Җырчы Иркә авыл тормышын сурәтләп пост язган. Әлбәттә инде, авыл хакында уйлау белән, Иркәнең күңеленә, иң беренче итеп, якын кешесе – әнисе килеп баскан.

«Әниемнең фотосурәтен куям бу язма янына.

Сүзем авыл турында булыр. Күптән язганым юк икән уйларымны. Бүген менә йокы керми. Төнге сәгать 2 булуына карамастан. Авыл – ул рәхәтлек, тынычлык, табигать, матурлык, дибез. Без шәһәрдән бик нервыланып кайтабыз да, авылда мәшәкатьсез генә ял итәбез, имеш. Ә авыл тормышы ничек башлана соң? Бер дә нервыланмый кебек авыл кешесе, әйеме? Алай түгел.

Фото: © социаль челтәрләр

Кояш чыккач та уяна ул авылныкылар. Битен юып ала да, чәен куеп, өй алдына юнәлә. Иң беренче сарайга кереп, тавыклары яшәгән абзар ишеген ача. Карт тавыкның узган атнада гына алган яшь тавыкны чукыганын күреп, бер нервыланып ала. «Ник тиясең, көнләшәсеңме?» – дия-дия, өй алдына чыгарга өнди. Иң беренче ишеккә таба горур гына әтәч атлый. Атлаулары да бик саран гына. Ә артыннан, парадтагы сыман, бар көчләренә хор җырлап, тавыклар атлый. Таң кояшының нурларын күреп алган тавыклар, сөенүдән, йортны бер әйләнеп чыгалар. Әтәч канатларын җәеп бер кычкырып җибәрә: «Ки-кри-күк!». Шуннан соң гына йорт хуҗасының күңеленә җылы йөгерә. Бу сигналдан соң беркемнең дә йокларга хакы юк сыман тоела. Хуҗа ашарга сала да, куйган чәйнегенең инде кайнау кергәнен чамалап, өйгә таба атлый.

Өйгә кергәч тә чәй эчү онытыла. Гөлләренә сулар сибәргә керешә. 30-40 төп гөлнең барысы да диярлек чәчәк аткан, төпләре йомшартылган, яфракларының тузаннары сөртелгән. Һәрберсенә мәхәббәт белән елмаеп карап, алар белән сөйләшеп бетергәч, хуҗа, бакча ишеге ачык калганы искә төшеп, тагын өй алдына йөгерә. Ул арада теге ике яшь тавык, өй законнарын бик белеп бетермәү сәбәпле, яңа гына борын төрткән яшел суганны чукырга өлгергәннәр. Хуҗа аларны тирги-тирги куып чыгара да, ачык калган капкадан күрше сарыклары кереп, тавыкларга дигән җимне ашап бетергәнен күреп, «Һай, Аллам!» дип, аларны да куып чыгара. Ул арада бакча эше исенә төшә мәшәкатьсез авыл кешесенең. Анда юл тота. Ә чәй һаман эчелмәгән әле.

Иртәнге 5:30 икән бит инде. Көтү чыгар вакыт җитә икән, дип, тиз генә чиләген алып, сыерын свып, аны көтүгә озатырга да өлгерә ул.

Әле сәгать 6:30 гына икән. Түбән очтагы ялгыз карчыкка яңа савылган сөт төшереп менә. Аннан чәй эчәргә өлгерә, әлбәттә», – дип, «тәмле» итеп сурәтләп бирә Иркә авыл кешесенең иртәнге мәшәкатьләрен.

Лайклар күп булган очракта, җырчы язманы дәвам итәргә дә сүз биргән.

Читайте на 123ru.net