Новости по-русски

Запаска алып куйган карабодайдан файдалы итеп ничек «котылырга»?

Запаска алып куйган карабодайдан файдалы итеп ничек «котылырга»?

Өйдә «стратегик запас» тотарга яратучылар кайчакта карабодайны артык күп җыеп куя. Аннары ярмаларны ничек тә файдаланып бетерергә кирәк. Шеф-повар, сәламәт туклану буенча эксперт Сергей Синицын шул хакта киңәшләрен Sputnik радиосына сөйләгән.

Карабодай, дөге, башка ярмаларга һәм башка ризыкларга ихтыяҗ ажиотажы бетте бугай. Ә өйдәге запасларны хәзер нишләтергә?

«Артык алган ризыкларны чүплеккә чыгарып ташламасыннар иде. Куллануга төрлелек кертүнең иң гади ысулы – төрле майлар өстәү. Бу – розмарин, тимьян, базилик – алар теләсә-нинди ризыкка аерым тәм өсти. Рецептка карап түгел, өйдә булган әйберләргә карап ризык әзерләгез. Әгәр карабодай яратсагыз, тик төрлелек кертәсегез килсә –яшел карабодай алыгыз. Йомырка белән карабодай котлеты ясарга, аны онда әвәләргә була. Яки карабодай оны салып смузи ясарга мөмкин.

Тәмләткечләр кулланып та яңалык кертә аласыз. Карабодайны тмин белән пешереп карагыз. Укроп орлыклары белән дә карабодай тәмен үзгә итәргә мөмкин», – ди повар.

Өйдә карабодай оны ясарга була. Аны камыр ризыклары һәм башка әйберләр пешергәндә кулланыгыз. Карабодай оны җайлы ясала. «Карабодай ярмасы яхшылап киптерелмәгән булса, аны духовкада 60 градуста ишеген бераз ачык тотып киптереп бетерегез. Аннары кофетарткыч яки махсус электр тегермәнен кулланып, карабодай оны ясагыз. Мондый онны дөгедән дә, борчактан да ясап була», – ди белгеч.

Читайте на 123ru.net