Новости по-русски

Ләйсән Гыймаевадан вафли рецепты

Ләйсән Гыймаевадан вафли рецепты

Җырчы Ләйсән Гыймаева «дөрес туклану» сериясеннән вафли рецептын тәкъдим итә. Әгәр вафли пешерә торган махсус табагыз бар икән, эшкә тотынырга була.

Ингредиентлар: 1 банан, 1 алма, 100 грамм кукуруз оны, 1 аш кашыгы кибет каймагы, 1 йомырка.

Бананны турарга һәм чәнечке белән изәргә, алманы әрчергә, үзәген алырга һәм угычтан уарга. Аннары барысын бергә яхшылап болгатырга һәм пешерергә.

Чәегез тәмле булсын!

Читайте на 123ru.net