Новости по-русски

Туй бәясе чыга: Россия курортларында ял итү бик нык кыйммәтләнгән

Россия туроператорлары ассоциациясендә хәбәр итүләренчә, май ахырына ил буенча турларның 60 проценты сатылып беткән. Иң күп турлар июнь аена сатылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россия халкы сайлаган юнәлешләр арасында иң популярлары – Кырым һәм Краснодар крае, «Кавминводы» курорты, Мәскәү, Санкт-Петербург. Шулай ук Россия буенча елга круизлары, Дагыстан, Калининград өлкәсе, Казан һәм Алтай да унлыкка кергән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, «Кавминводы» курортларына турлар сату 7 процентка арткан. Бу ихтыяҗ белән түгел, ә базарның сыйдырышлылыгы белән аңлатыла – Кисловодскида, Пятигорскида, Ессентукида барлык санаторийлар да сатылып беткән диярлек. Хәзер туроператорлар бернәрсә дә тәкъдим итә алмый. Россия халкында үзебезнең илдә ял итүгә ихтыяҗы гаять зур, ә кунакханә һәм санаторийлар җитми.

Пляж туризмы 75 процентны тәшкил итә. Әмма бу турлар да «кесәгә суга» торган. Бәяләр 15-20 процентка (Кырымга нибары 5 процентка) арткан.

Бару-кайту бәясен санамыйча, Сочига 9 төнгә барып кайту 75-105 меңгә чыга. Анапада 9 көн ял итү 73-116 мең, Геленджикта 69-109 мең, ә Кырымда 10-11 төн 77-89 мең, Кисловодскида – 85-107 мең, Санкт-Петербургта – 33-35 мең, Мәскәүдә – 20-22 мең, Мәскәү өлкәсендә 90-97 мең сум була.

Шуңа өстәп, кунакханәлә бәяләренә караганда, авиабилетларга бәяләр тизрәк арта: август аенда 1 кешегә Мәскәү – Сочи – Мәскәү маршруты 30 меңнән кыйммәтрәк булачак.

«Хәзер Сочига барып кайту кечерәк кенә туй уздыру бәясе белән бер», – дип сөйләгән Россия туроператорлары ассоциациясе президенты Сергей Ромашкин.

Читайте на 123ru.net