Новости по-русски

Гүзәл Идрисованың мәгариф җитәкчеләренә мөрәҗәгате: «Кәгазь эше өчен эштән китәсе килә»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында иҗади гаилә Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова кунакта булды. Күп балалы әни һәм мәктәптә вокал укытучысы буларак, Гүзәл Идрисова мәгариф өлкәсе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

«Укытучы кешенең кәгазь эше күп. Үзем дә педагог булгач, шуның аркасында гына эштән китәселәрем килә. Иҗатка вакыт калмый. Укытучыларны бик аңлыйм һәм кызганам. Әле бит журналдан тыш, компьютерда тутырырга кирәк, анысы бер газап. Әгәр дә бу тапшыруны Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф идарәсендә эшләүчеләр карый икән, зинһар өчен, укытучыларны шушы кәгазь эшләре белән газапламагыз әле, диясем килә. Киметегез әле шул кәгазь эшен, чөнки укытучының болай да эше күп», – дип, күп укытучыларның җан авазын җиткерде ул.

«Бер сыйныфта 34 бала, алар миңа вокалга керәләр, минем башларым ярыла. Хәзер бит балаларда энергия ташып тора, алар комплекссыз. Элекке балалар кебек оялып тормый алар. Хәзер әниләр төрле лекцияләргә, мастер-классларга йөри һәм баланы «тыеп үстерергә кирәкми» дигән фикерне хуплый. Аларны бернидән тыймыйлар. Мин мондый ук иркенлекне хупламыйм, безнең гаиләдә катгый тыелган әйберләр бар. Аннары иҗади баланы күп тыярга, канатларын сындырырга ярамый. Балаларны тыйган очракта, балалар тулысынча ачылып бетә алмый, дип саный әниләр. Дөрес, андый балалар «съемка»ларда ачылып бетә алмыйлар. Татар балаларына хас тәрбия дә үз ролен үти: «алай итмә, болай итмә» дип үстергән бала үзен иркен тотмый. Ә руслашкан балалар үзләрен ныграк ачып күрсәтә», – дип сөйләде җырчы.

Читайте на 123ru.net