«Уф, үтерәләр!» – Илсөя Бәдретдинова яңа программасының бәләкәй генә өлешен күрсәтте
Илсөя Бәдретдинова «Күрсәтәсем килә» дигән яңа программасыннан өзек күрсәтеп, тамашачыларын сокландырган. Ул анда төркемендәге Илнур Коләхмәтов белән хисле дуэт башкара.
«Каз тәне чыкты»;
«Күзләрем яшьләнде»;
«Күлмәк, җырның сүзләре, көе, тавышлары туры килүе… Уф, үтерәләр!»;
«Бу гаҗәәеп матурлыктан әллә нишләп киттем»;
«Бик матур җыр. Үзегезне әйтәсе дә түгел»;
«Кем генә уйлап бетерә шушы матурлыкны?» кебек комментарийлар белән яңа җырга хисләрен белдергән тамашачы.