Новости по-русски

«Үлгән» хатын мәетен җирләргә әзерли башлагач терелгән

Американың Небраска штатында Линкольн шәһәрендә «үлгән» өлкән яшьтәге хатын җирләү бюросында терелгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Констанс Гланц исемле хатын картлар йортында яши. Ул 74 яшендә хосписта үлә. Аның үлеме турында учреждение хезмәткәрләре хәбәр итә һәм мәетне җирләү бюросына озаталар.

Гәүдәне җирләргә әзерли башлаган хезмәткәр әбинең сулыш алуын сизә һәм 911 номерына шалтырата. Әбигә ясалма сулыш алдыралар һәм хастаханәгә салалар.

Полиция фикеренчә, картлар йорты хезмәткәрләре гамәлләрендә җинаять билгеләре тапмый.

Әлеге вакыйга турында әбинең гаиләсенә дә хәбәр ителгән, диелә.

Читайте на 123ru.net