Новости по-русски

«Мондый хәлне беркемнең күргәне юк иде»: Башкортстанда торнадо узган

Башкортстанда, Чиләбе өлкәсендә торнадо кадрлары таралды. «Газета.Ру» торнадо – ягъни бик зур көчкә ия булган өермәнең шаһиты булган Эльвира белән сөйләшкән. Бу хәл Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт авылы янында булган.

«Монда беркемнең дә беркайчан да мондый хәлне күргәне юк иде. Бар кеше дә курыкты, билгеле», – дигән ул.

Торнадо Члиәбенең Агапов районында һәм Магнитогорск шәһәре янында булган.

МЧС мәгълүматлары буенча, көчле җил электр чыбыкларын аударган, АЗСка зыян салган, 2 машина каза күргән. 10 авылда электр уты өзелгән.Корбаннар юк.

Башкортстан буенча МЧС торнадо аркасында каза күргән фотоларны таратты.

Читайте на 123ru.net