Новости по-русски

Кондиционердан чыккан янгында ир белән хатын үлгән, 17 яшьлек кызлары исән калган

Кондиционердан чыккан янгында ир белән хатын үлгән, 17 яшьлек кызлары исән калган

Башкортстанда кондиционер аркасында ир белән хатын һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 6 июньдә Уфаның Пекин урамындагы барак йортта була. 2 катлы торак йортта янгын чыга. Ут тиз арада түбәгә күчә. Бер фатирда гаилә була. Әти-әнисе йоклый, 17 яшьлек кызлары өй эшләре белән шөгыльләнә. Кыз янгынны күреп ала, ярдәмгә күршене чакыра.

«Кызганычка, ир белән хатын төтен исенә агуланган, аларны коткарып булмады. 25 квадрат метр мәйданда янгын сүндерелде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эксперты ачыклаганча, янгын ватык кондиционер аркасында килеп чыккан», – дигәннәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Читайте на 123ru.net