Новости по-русски

Илсөя Бәдретдинова һәм Илнур Коләхмәтов: «Артыгын сорамыйм язмыштан»

Илсөя Бәдретдинова һәм Илнур Коләхмәтов: «Артыгын сорамыйм язмыштан»

Илсөя Бәдретдинова һәм Илнур Коләхмәтов дуэтының «Артыгын сорамыйм язмыштан» дигән җыры чыкты.

Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Дилүс Шәйхразиев иҗат иткән. Илдус Дәүләнов аранжировка ясаган һәм тавыш яздырган.

«Махсус туйларга дип яздырган мәхәббәт дуэты бу. Күз алдыгызга китерә алмыйсыз: ике мәхәббәт кошының, иң бәхетле көнендә, синең тавышың яңгырау артист өчен бик рәхәт мизгел. Ә иң кызыгы... Мин бу җырның өлешен кую белән, берничә пар җырны сорап алды. Димәк... Җырның киләчәге бар, сторисларда безне билгеләгәнегезне көтәбез», – дип язган җырчы.

Читайте на 123ru.net