Новости по-русски

«Яхшы кешеләр бар бит ул дөньяда» - кыен хәлдә калган Зөлфәт Зиннуровка бер кыз булышкан

«Яхшы кешеләр бар бит ул дөньяда» - кыен хәлдә калган Зөлфәт Зиннуровка бер кыз булышкан

Бик күптәннән җәмәгать транспортында йөргәне булмаган Зөлфәт Зиннуров трамвайга утырган һәм кыен хәлгә юлыккан. Алып баручыга бер яшь, чибәр кыз ярдәмгә килгән.

«Трамвай көтәм әле. Әнә, күренә. Елга техникумына таба бара торган трамвай. Студент елларында җәмәгать транспортын бик еш куллана идек. Инде күптән утырган юк, үземнең дә утырып карыйсым килә заманча трамвайларга. Элек бит алар кышын салкын, җәен эссе була торганнар иде. Хәзергеләре ничек икән. Ничә сум икәнен дә белмим. Хатынның машинасын техник күзәтүгә кертеп калдырдым да, трамвайда эшкә киттем», – дип, бик оптимистик рухта кереп утыра Зөлфәт трамвайга.

Ләкин заманча трамвайда кондиционер эшләмәве, тәрәзәләр ачылмавы ачыклана. Өстәвенә, түләүләрне телефон аша башкарырга ияләнгән Зөлфәт, билет өчен түли алмыйча азаплана. Әле ярый янәшәсендә утырган кыз ярдәмен тәкъдим итә, югыйсә, «куян» дип, төшереп калдырырга да күп сорамаган булырлар иде үзен.

«Түли башладым, ә телефонда «Мир пэй» эшләми. Куар-код белән түләр өчен сылтама буенча кереп, махсус кушымта йөкләргә кирәк. Минем интеккәнне күргәч, янәшәмдә утырган бер кыз минем өчен түләде. «Акча күчерәм», - дим. «Кирәкми», – ди. Барыбер телефон номерын алып, күчердем. Менә шул, яхшы кешеләр бар дөньяда», – дип сөйләгән Зөлфәт сторисларында.

Иң кызыгы, сторисын караган кешеләр Зөлфәткә: «Трамвайда кызлар белән танышып йөрисең», – дип тә яза башлаганнар.

«Ул кыз минем интеккәнне күреп, үзе тәкъдим итте бит. Яшь кенә кыз бала. Мин бит инде танышасы килерлек егет түгел, ир-ат. Үзе яхшы кеше булып чыкты. Бәлки, ул да минем яхшы кеше икәнне сизеп алгандыр», – дип барысын да аңалатырга туры килгән Зөлфәткә.

Читайте на 123ru.net