Новости по-русски

Чакмагыш районында, баланы «бүлә» алмагач, ир хатынын кыйнап үтергән

Чакмагыш районында 33 яшьлек ир 25 яшьлек элекке хатынын кыйнап үтерә, дип хәбәр итә newsbash.ru сайты.

Тикшерү комитеты фаразы буенча, ир хатынын балаларының киләчәген хәл итү буенча сөйләшүгә чакыра. Сөйләшер өчен ирнең автомобиленә кереп утыралар. Тиз арада сөйләшү бәхәскә, аннары талашка һәм сугышка әйләнә.

Ир хатынын кыйный башлый. Башына, гәүдәсенә күп тапкырлар суккач, хатыны селкенми башлагач, ул полициягә һәм ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Аннары ул хастаханәгә китәм дигән сылтау белән качмакчы була, әмма аны полиция туктата.

Гаепләнүче гаебен таныган, ул 2 айга кулга алынган.

Читайте на 123ru.net