Новости по-русски

Фирдүс Тямаев балачагында үзәгенә үткән әйберләр турында әйтте

Фирдүс Тямаев әнисе белән ихлас сөйләшеп утырганын яшереп кенә видеога төшергән. Аның әнисе күпләп терлек, кош-корт асравы белән халыкны таң калдыра. «Фирзәр энекәшне «сатты» әни», дип язган җырчы.

-Быел казлар аласыңмы соң?

-Каз алырга… Фирзәр дәшми, син дәшмисең.

- Күпме кирәк соң? Әйт. Фирзәргә әйттем бит мин.

-Фирзәргә кирәкми ул, аңа каз да, бройлер да кирәкми. Аңа сыер кирәк.

-Ничә каз алырга соң? Әйт син!

- Сиңа күпме кирәк үзеңә?

- Миңа 100 җитә.

- Сиңа 100 булса, миңа 50 җитә.

- Кирәксә 200-300 баш алып бирә алам.

-150 җитә.

- Аннары бройлер алырбыз.

- Ничәү кирәк соң сезгә? Резедә тавык ите ашый бит.

- Минем исем китми шул, каз ите яратам.

- Әйдә сезгә алыйк да, үстереп бирәм.

-Фермада ничә сыер бар?

- Үгезләр, бозаулар белән бергә 30 баш булды ахры.

- Сүз юк инде сиңа.

- Ник?

-Исәнлегең бетә бит.

- Мин бит аларны күтәреп йөрмим, үзләре үсә. Мин карыйм гына бит.

- Ярый әле монда торам. Сез миңа «детская травма» ясадыгыз инде. Терлек чөгендер, бәрәңге – «терпеть не могу».

- Балачакта мин дә шулай эшләп үстем улым.

- Белмим. Миңа кирәк түгел. Нәрсә кирәк алып бирә алам.

-Мин бөтен эшне яратам. Кемдер терлек асрый, кемдер җырлый.

Җырчының әнисе гел терлек, кош-корт асрау теләге белән халыкны шаккаттырган. Җырчы кебек үк «детская травма» алучылар да хәбәр салган.

Читайте на 123ru.net