Новости по-русски

Җырчы Миләүшә Сафина улына балалар бакчасында урын алу өчен «көрәшә»

Җырчы Миләүшә Сафина улына балалар бакчасында урын алу өчен «көрәшә»

Җырчы, 3 бала анасы Миләүшә Сафина социаль челтәрдәге сәхифәсендә улына балалар бакчасында урын бирмәүләренә кәефе төшүе турында хәбәр иткән иде. Олы улы балалар бакчасына йөргәч, икенчесен дә шунда ук бирергә теләгән булган. Машина белән бер урынга гына илтеп куярга җайлы булыр иде, дип уйлаган ул. Әмма балалар бакчасына юллама бирмәгәннәр, шул сәбәпле, җырчы «ятып калганчы, атып калырга» булган.

«Мин кабат Питрәч районына (гаилә Көек бистәсендә яши) киттем. Олы кызым инвалид булуга карамастан, безнең гаилә ташламалы категориягә керми икән. Әмма мин балалар бакчасында урын өчен көрәшүне дәвам итәм. Хәзер кабат күп функцияле үзәккә киттем, алар олы улымның шул бакчага йөрүен исәпкә алмаганнар. Балалар бакчасы белән төзегән килешүне алып барып бирәм. Ахырга кадәр тырышырга кирәк, артыннан йөрмәдем дип үкенмәслек булсын», – дип, юлда сөйләп бара ул.

Аннары ул «3 сәгать чиратта утырып, аздан гына акылдан шашмадым» дип язып куйган.

Миләүшәгә бу проблеманы хәл итүдә уңышлар телик!

Читайте на 123ru.net