Новости по-русски

Хаҗиларга ярдәм күрсәтүче табиб: «Иртән салкын су эчсәләр, кичкә безнең пациент булалар»

Хаҗиларга ярдәм күрсәтүче табиб: «Иртән салкын су эчсәләр, кичкә безнең пациент булалар»

Татарстан хаҗилары белән Согуд Гарәбстанына киткән табиб нәсихәтләрен әйтте. Табиб белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөйләшкән. Бүгенге көндә ул хаҗда.

Татарстаннан барысы 1,4 мең кеше хаҗ кылу нияте белән Согуд Гарәбстанына киткән иде. Табиб бу илгә килгән кешеләргә үз киңәшләрен бирә.

Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт. Шулай ук безнең хөкүмәткә рәхмәт белдерәсем килә. Ел саен безгә 20 табиб бирәләр. Россия күләмендә иң күп табиблар Татарстаннан бара, Татарстан хаҗиларына хезмәт итәләр. Табибларыбыз бик әйбәт, без бары тик тәҗрибәлеләрне җыябыз, – дип сөйли ул.

Табиб сүзләренчә, алар ике кунакханәдә тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтә. Ул ел саен бер авырулар күзәтелүен әйтә. Алар нигездә өске сулыш юллары белән бәйле, шулай ук күбесенең тән температурасы күтәрелә. Шуңа бәйле рәвештә табиб нәсихәт бирә.

Фото: © Шамил Садыйков

Беренчедән, салкын су эчәргә кирәкми. Иртән салкын су эчсәләр, кичкә алар безнең пациент була инде. Икенче нәсихәт кондиционер белән бәйле. Салкын кондиционер астында йөрмәсеннәр яки кондиционердан чыга торган һава агымын киметсеннәр иде. Бүлмәләргә урнашканда берсендә олылар, берсендә яшьләр булу хәерлерәк, чөнки берсенә эссе, берсенә салкын кирәк. Бүлмәләргә шулай урнашырга кирәк дип уйлыйм. Өченче нәсихәт – салкын идәннәр. Мәчеттә идәннәр салкын. Ихрам хәлендә булмаганда оекбаш киеп йөрергә кирәк дип уйлыйм, чөнки профилактика булса, хаҗилар әзрәк авырыр иде, – ди ул.

Ул табибларда барлык кирәкле дарулар һәм аппаратлар булуын ассызыклады. Йөрәкне тикшерү, кандагы шикәрне, кислородны үлчәү өчен – барлык җайланмалар бар.

Хөкүмәткә мин бик рәхмәтле, ел саен бер миллионга якын дару алып киләбез. Быел да даруларны таможнядан алып чыгу катлаулы булмады. Таможняда аңлыйлар, һәр табибның документы бар. Табибларга килгәндә, ел саен белгечләр алмашынып тора. Беренче һәм югары категорияле табибларны алабыз. Быел безнең белән психиатр да бар, чөнки төрле проблемалар килеп чыга.

Безнең максат – хаҗиларны исән-имин өйләренә алып кайту. Иншалла, алып кайтырбыз дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.

Читайте на 123ru.net