Новости по-русски

Тавык бүтәкәсе эчендәге сары элпәдән «дару» ясау тәртибе

Тавык бүтәкәсе эчендәге сары элпәдән «дару» ясау тәртибе

Җырчы Резедә Шәрәфиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур булу өчен төрле маскалар ясарга өйрәтә. Бүген ул тавык бүтәкәсенең эчке ягыннан ясаган «дару»ын күрсәтте.

«Хәзер инде җәй ае, тавык, чеби суясыз. Мин әни белән бүтәкәнең сары эчен ташламыйбыз, юабыз, киптерәбез. Ул бик тиз кибә. Аннары кофетарткыч аша үткәрәбез дә, менә шундый порошок була. Аннан азрак левомицитин тәме дә килгән сыман әле.

Диарея, эч пошу, ашказаны авыруыннан ярдәм итә, бавыр өчен дә файдалы. Профилактика өчен дә эчәргә була. Ярты бал кашыгы порошокны су белән эчеп куябыз да, чир турында онытабыз да.

Менә кулланып карагыз әле, мин әйтте диярсез. Матур булыйк, сәламәт булыйк! Кулланыгыз әле, иренмәгез», – дип сөйли җырчы.

Җырчының язылучылары нәкъ менә, иренмичә, дәвалану һәм матур булу катнашмалары ясавына сокланганнар. Кайберләре дару үләннәре җыеп, төнәтмәләр ясап куйса да, кулланырга иренүләрен таныган. Кемнәрдер бу «дару» турында беренче ишеткән һәм аптырап калган.

Читайте на 123ru.net