Новости по-русски

Айдар Рәкыйпов продюсеры белән судлаша: җырчының җырлары Интернеттан алынган

Айдар Рәкыйпов продюсеры белән судлаша: җырчының җырлары Интернеттан алынган

Соңгы арада тамашачылардан, җырчы Айдар Рәкыйпов каядыр югалды, җырларын тыңлап булмый, үзе концертларда күренми, дигән сораулар килде. Җырчы белән элемтәгә кергәч, аның иҗатында дөрестән дә соңгы елларда проблемалар булуы ачыкланды. 2019 елдан бирле эшләгән продюсеры Җәмил Мингалиев аны судка биргән. Бу хакта Айдар «Интертат»ка сөйләде.

– Айдар, кая югалдың?

– Әлеге сорауны бик еш бирә башладылар. Социаль челтәрләрдә комментарийларда язалар, шалтыраталар, шуңа күрә мин иҗатым белән кызыксынган дусларыма, тамашачыларыма тулырак җавап кайтарасым килә. Югалуымның төп сәбәбе – продюсерым белән килеп чыккан каршылыклар. Ул килешүдә язылган кайбер кагыйдәләрне үтәмәде, бүген мин аның белән эшләүдән туктадым. Аның белән без 2019 елдан эшли башладык, баштан ул миңа социаль челтәрдә язды.

Килеп чыккан конфликт – бер тапкыр гына булган хәл нәтиҗәсе түгел, бүген шулай, иртәгә болай дип, эшләнелгән эш түгел. Бу – күптәннән дәвам итеп килде. Төп сәбәп – контракт таләпләрен үтәмәү.

– Бүген барлык җырларың диярлек музыкаль мәйданнардан алынган, аларны тыңлап булмый.

– Җырларны алып кую – продюсер таләбе иде. Ул аларны үзе алып аткан, миңа хәзер дә тыңлаучылар язалар, җырларыгыз югалды, дип. Дөрес, музыкаль площадкаларда күп җырларым хәзер юк.

– Әлеге җырларның хокуклары кемдә?

– 2019 елда язылган, программага кертелгән күп җырларның хокуклары аңарда, ләкин анда автор җырлары гына түгел, безнең халык җырлары да бар, ретро җырлар да.

– Аларның киләчәге нинди?

– Бу сорауны инде миңа түгел, башка кешегә юлларга кирәк. Чөнки ул җырларның хокуклары миндә түгел. Шуны да әйтәсем килә, ул җырларның кайберләрен мин кайчандыр акча түләп, үзем сатып алган идем. Ул, бер автор белән сөйләшеп, аларны киредән сатып алган. Бу кеше үзенең бер җырын ике тапкыр саткан булып чыга. Миңа калса, бик матур күренеш түгел.

Килеп чыккан конфликтны хәл итү өчен, Айдар юридик компаниягә мөрәҗәгать иткән, әлеге мәшәкатьләрне хәл итәр өчен, барлыгы 16 суд утырышы узган. Очрашуга Айдар аңа судлар барышында ярдәм күрсәткән юристлар Рөстәм Гарифуллин һәм Ильяс Гаджиев белән килгән иде. Алар җырчы белән продюсер арасында төзелгән контракт, конфликт сәбәпләре турында төгәлрәк сөйләделәр.

Юрист Рөстәм Гарифуллин:

– Безгә Айдар Рәкыйпов үзенең продюсеры белән килеп чыккан проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Эшне Айдар биргән документларны өйрәнүдән башладык. Анализ үткәрдек һәм, безнең фикеребезчә, продюсер ягыннан йөкләмәләрне үтәмәү сәбәпле, бу контрактны өзәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Бу процедураны без үткәрдек, продюсер безнең позициябез белән килешмичә, судка мөрәҗәгать итте, шуннан соң озакка сузылган суд процессы башланды.

– Җырлар мәсьәләсенә килсәк, аларны нинди язмыш көтә?

– Без бу хәлне ничек күрәбез – кайбер музыкаль әсәрләрнең дә авторлык хокуклары продюсерныкы түгел. Контракт нигезендә аңа уртак хокуклар («смежные права») карый, һәм Айдар Рәкыйпов бу җырларны яңадан яздырырга хокуклы.

– Айдар, әлеге килешүне төзегәндә юристлар белән киңәшләшмәгән идеңме?

– Ул бит инде һәрбер эшне эшли башлаганда, ничектер якты мөнәсәбәтләр, киләчәккә планнар төзеп башлыйсың, мондый хәлләр булыр дип, башыма да китермәгән идем. Кызганычка, шулай килеп чыкты инде.

Продюсер сине судка биргәнче проблеманы тыныч юл белән чишеп карарга уйламадыңмы?

– Мин аңа һәрдаим әйдә сөйләшик, болай гына хәл итик, дип килдем. Ул каршы булды, минем белән күрешмәде, сөйләшмәде. Шуның аркасында суд юлларын таптарга туры килде. Судлар барышында мин аңа шалтыраттым, яздым, ничектер кешелекле булып, утырып сөйләшеп, уртак тел табасым килгән иде. Беренче судны җиңгәч, мин аңа язып карадым, үзенә дә, тормыш иптәшенә дә, минем белән элемтәгә чыксын дип, хатлар юлладым. Җавап гомумән булмады. Икенче суд, аннары тагын бер, тагын… нәтиҗәдә, без әлеге булган барлык судларны Аллаһы Тәгалә ярдәме белән җиңеп чыктык.

Юрист Ильяс Гаджиев:

– Әлеге контрактны анализлагач, без – Айдар үзенең продюсерына зур ышаныч белән караганын аңладык. Детальләргә бирелми, сүзгә генә ышанган, дисәк тә була. 3 ел ярым эчендә Айдарга тиешле дәрәҗәдә хезмәт хакы түләнмәгән. Продюсерның артист алдында бик күп бурычы булуын без суд барышында исбатладык.

– Ничә сум турында сүз бара?

– Төгәл суммасын әйтә алмыйбыз, ләкин ул зур.

– Бу – берничә ел җыелган акчалар?

– Әйе, бу – берничә ел буе Айдарга продюсер тарафыннан түләнергә тиешле акчалар. Бүген бу – суд тарафыннан теркәлгән.

– Контракт нигезендә аларны кире кайтарып буламы?

– Килешү буенча конкрет акчалата компенсация алу мөмкинлеге юк. Әмма продюсерының Айдарга карата бурычы бар, ул суд тарафыннан расланган – бу мөһим. Бәлки, без судка мөрәҗәгать итеп, ул түләмәгән сумманы алырбыз.

«Барлыгы 16 суд утырышы узды»

Юрист Рөстәм Гарифуллин:

– Башлангыч этапта да, суд процессында да, бүгенге көндә, суд тикшерүләре тәмамланганнан соң да, без мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә әзер. Продюсер Айдардан 14 миллионнан артык акча таләп итте. Ул аны Айдардан түләтергә өметләнгән. Нәкъ менә шул бәя белән ул судка мөрәҗәгать иткән иде. Бу – өч ел ярым Айдар килешү буенча үз йөкләмәләрен намус белән үтәгәннән соң. Минемчә, продюсерның безнең белән сөйләшүләргә бармавының төп сәбәбе, суд аша шушы 14 миллионнан артык сумны түләтә алырмын дип өметләнгәндер. Ләкин суд аның таләпләрен тулысынча кире какты.

– 14 миллион – бик зур сумма. Бу нәрсә өчен?

– Контрактны вакытыннан алда өзгән һәм йөкләмәләрне үтәмәгән өчен 1,5 миллион сумнан артык, һәм башка тагын берничә пункт тезелеп киткән иде. Моннан тыш ул килешүне үтәмәгән өчен алган зыянга компенсация таләп итте. Дәгъва барлыгы 4 компоненттан төзелгән иде. Бу таләпләрнең һәрберсе буенча без үз позициябездән чыгып җавап әзерләдек һәм 1,5 ел дәвамында конструктив рәвештә эш алып бардык. Барлыгы 16 суд утырышы узды. Дәлилләр күп иде, суд барысын да җентекләп тикшерде.

– Рөстәм Сәлимович, сез, юрист буларак, шундый төрдәге ситуацияләр килеп чыкмасын өчен, килешү төзегән җырчыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

– Бу – җырчыларга, иҗат кешеләренә генә түгел, килешү төзүгә барган һәркемгә кагылышлы иң мөһим сорауларның берсе. Юридик практикамнан чыгып, мин һәр килешү мөнәсәбәтләренә керер алдыннан иң беренче чиратта профессиональ юристлар белән сөйләшергә, фикер алышырга киңәш итәм. Иң мөһиме – килешү төзегәндә профессионалларны җәлеп итү, шул чакта сез үзегезне төрле яклап саклыйсыз.

«Тормышта авырлыкларсыз булмый»

– Айдар, хәзер иҗатың ни хәлдә, алда үзең генә эшләячәксеңме?

– Әлеге вакытта яңа җырлар яздырам, тавыш өстендә эшлим. Тиздән берничә яңа җырым чыгачак. Продюсерга килгәндә, әлеге вакытта бернәрсә дә әйтә алмыйм – ничек була, кем белән эшлим… Бәлки, үзем генә эшләрмен, бәлки, берәр кеше тәкъдим итсә, уртак тел тапсак, эшләп тә китәрбез. Шуңа күрә, әлеге сорауга тулысынча җавап кайтармый торам.

– Иҗатыңда ниндидер үзгәрешләр көтеләме?

– Иҗатка кагылышлы безнең тормыш көннән-көн үзгәрә. Яңа идеяләр барлыкка килә, яңа җырлар, мотивлар ишетәсең – бер юлдан гына барылмый. Барыбер нинди дә булса җыр, аранжировка ягыннанмы, стиль ягыннанмы, нәрсәнедер үзгәртеп карыйсы килә. Шулай да мине халык ничек яраткан – шушы юлдан тайпылмый гына эшлим. Әллә нинди зур яңалыклар булмас дип уйлыйм. Хәзер бит җырчылар ниндидер зур яңалыклар белән халыкны шаккатырырга дип эшлиләр. Мин инде аларны да аңлыйм, бу – бер яктан әйбәт: үсеш, каядыр омтылыш, барыбер һәрбер җырчының үз хыяллары бар аларны тормышка ашырасы килә.

– Әлеге эшләр финанс яктан да авырлыклар тудыргандыр...

– Минем шуны әйтәсем килә – иҗатка финанс ягын кыстырмаска кирәктер. Тормышта барыбер авырлыкларсыз булмый, нинди дә булса авырлыклар аша үтәргә туры килә. Бөтен нәрсә дә рәхәт кенә булып, бар нәрсә дә каршыңда гына ятса, яшәү дә кызык булмас иде. Кеше ныгымас иде, нинди дә булса максатлар куймас иде. Булды ул авырлыклар да, булачак дип әйтәсе килми, ләкин һәрбер булган авырлыкларны әкренләп кенә, Аллаһы Тәгалә ярдәмендә чишәргә язсын.

– Гастрольләргә чыгасың киләме?

– Ул теләк һәрвакыт бар, бетмәсен дә. Чөнки халыкка әйтәсе сүзләр, җырлыйсы җырлар бар. Концертка чыгу – җырчы өчен зур шатлык, һәм шул ук вакытта олы эш тә. Хәзерге вакытта тамашачылар яза, сорый – безнең якларга кайчан киләсез, диләр. Барлык көткән тыңлаучыларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Яраткан тамашачыларым белән күрешүләр насыйп итсен, сау-сәламәт булып, матур чараларда гына күрешеп яшик. Җырлау – минем төп эшем, мин моңа 7 ел укыдым һәм әле дә укуымны дәвам итәм. Сәхнә – минем тормышымның яме, яшәү рәвеше, тагын озак еллар тамашачыларны сөендереп яшәргә язсын.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали, архив

Конфликтның сәбәпләрен ачыклауны сорап, Айдарның продюсеры Җәмил Мингалиевка чыктык. Аның улы, берничә ел Айдар Рәкыйповның концерт директоры булып эшләгән Динар Мингалиев безгә телефоннан: «Мин Айдар белән инде берничә ел эшләмим, хәзер аның турында бернәрсә дә әйтә алмыйм», – диде. Конфликт турында сорагач: «Безнең гаиләдә эш темасына сөйләшү юк, өйдә без барысын да онытып торабыз, мин әлеге конфликт турында бөтенләй белмим», – дип җавап кайтарды.

Җәмил әфәндегә Айдар Рәкыйпов турында соравыбызны яздык һәм, элемтәгә керүне үтендек, ул аны укып, җавапсыз калдырды.

Җәмил Мингалиевның позициясен үзеннән белешә алмау сәбәпле, Татарстан Югары Суды карарын тәкъдим итәбез. Җәмил Мингалиев, Айдар Рәкыйповны килешү шартларын үтәмәүдә гаепләп, 2023 елның сентябрендә Казанның Совет районы судына мөрәҗәгать итә. Аннан аңлашылганча, продюсер белән җырчы арасында килешү 2019 елның 1 мартында төзелгән. Аның өзелү сәбәбе дип, продюсер җырчының килешү шартларын үтәмәүне атый.

Судка Мингалиев үзе килмәгән. 2022 елның 28 августындагы чарада Айдар Рәкыйпов «Әниемә», «Син минем теләгем», «Син дип кенә» җырларын җырларга тиеш булган, әмма җырчы башка җырларны «Сылукай», «Син, син, син», «Күңел җырлары» җырларын башкара. Продюсер җырчыны 2 чарага килмәүдә гаепләгән. Шуңа ул 200 мең сум штраф салган. Дәгъва барган арада җырчы, продюссер белән килештермичә, «Татар радиосы» оештырган кичәдә катнашып, татар җыры кичәсендә катнашып, җыр җырлаган. Штраф суммасы законсыз баю, «неустойка»ларны исәпкә алып. Шул сәбәпле, 2022 елның августында продюссер килешүдән баш тарта. Продюсер җырчыга киткән чыгымнар 12 миллион 122 мең дип бәяләгән.

Совет районы суды продюсерның җырчыдан штраф таләп итүен дөрес түгел дип санап, кире каккан.

Продюсер җырчыны Югары Судка да бирә, әлегә билгеле булганча, продюсерның бу судтагы дәгъвасы да кире кагылган.

«Интертат» Җәмил әфәндегә үз позициясен җиткерергә мөмкинлек бирергә һәм ни өчен Айдар Рәкыйповның барлык мәйданчыклардан җырлары юкка чыгарылган икәнен аңлатуына әзер.

Читайте на 123ru.net