Новости по-русски

Авыл мәктәбенең тугызынчы класс укучысы, ОГЭ бирә алмагач, үзенә кул салган

Авыл мәктәбенең тугызынчы класс укучысы, ОГЭ бирә алмагач, үзенә кул салган

Вологда өлкәсе Шекснин районы Прогресс авылында яшәүче 16 яшьлек малай рус теленнән ОГЭ тапшыра алмаган. Сишәмбе көнне ул имтихан нәтиҗәләренең бик начар икәнен белә. Ул тугызынчы класста тагын бер ел утырып калырга теләми, бу хакта дус кызына сөйли. Дус кызы, булдыра алганча аны тынычландыра, әмма, алдагы вакыйгалар күрсәткәнчә, егет тынычлана алмаган.

Икенче көнне аның мәетен гаражда табалар.

«Үлем чигенә җиткерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча максималь җәза – 15 ел.

Малай имин гаиләдә үскән.

Фотода – малай укыган мәктәп төркемендә имтихан алдыннан куелган пост, дип яза ШОТ.

Читайте на 123ru.net