Новости по-русски

Иртәгә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре башлана – нинди сүзләр әйтергә кирәк?

Иртәгә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре башлана – нинди сүзләр әйтергә кирәк?

15, 16, 17, 18 һәм 19 июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бу көннәрдә (15 июньдә иртәнге намаздан башлап 19 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә:

«Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».

Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net