Новости по-русски

Дога кыла белмим, диючеләргә ни әйтергә?

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында дога кылу турында аңлата.

Догалар кабул була торган сәгать

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Җомга көнне бер сәгать бар. Әгәр бу вакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләдән ни дә булса сораса, Ул, һичшиксез, аны бирер», – дигән (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).

Дога кыла белмим, диючеләргә ни әйтергә?

Күңел түрендә булган сүзләребезне бөтен телләрне, милләтләрне халык кылучы Раббыбызга үз телебездә дә әйтә алабыз. Мәсәлән: «Йә Раббым, эшләремне җайга сал, Үзең ярдәм ит», – дип әйтүебез дә дога булып бара.

«Җомга иртәләре мөбарәк булсын! Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен иде», – дип яза хәзрәт җомга көнне.

Читайте на 123ru.net