Новости по-русски

Яңа Чишмәдән Гөлнара: «Беренче булып олы улым китте, аннан соң ирем һәм кече улым»

Яңа Чишмәдән Гөлнара: «Беренче булып олы улым китте, аннан соң ирем һәм кече улым»

Татарстанның Яңа Чишмә районында яшәүче гаилә 1 кыз һәм 5 ул тәрбияли. Аларның 2 улы, РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Ватанны сакларга китә. Гаилә башлыгы да махсус хәрби операция зонасында. Гөлнара гуманитар ярдәм белән алгы сызыкка баруы һәм якыннарын ничек көтүе турында сөйли.

Педагог һәм 6 бала анасы

Гөлнара Яңа Чишмә районындагы бер авыл мәктәбендә 20 елдан артык педагог булып эшли. Хезмәт юлын китапханәче вазифасында башлаган була. Җаваплы эшеннән тыш, Гөлнараның 6 баласы – 5 улы һәм 1 кызы бар.

Гөлнара үзе хәрби гаиләсендә үсә. Балачагында әтисен командировкалардан көтеп алган булса, хәзер махсус хәрби операциядәге ирен һәм улларын көтә. Аларның өчесе дә фронтка үз теләкләре белән киткән.

«Махсус хәрби операциядә олы һәм дүртенче улым хезмәт итә. Башта олы улым, аннары ирем, аннары кече улым китте», – дип сөйли ул.

Олы улы 2022 елның маенда контракт төзегән. Анда 4 ай булган, аннары кире кайткан, ә быел февраль аенда яңадан контракт төзегән.

«Хәзер аңа 36 яшь. Армиядә кинолог булып хезмәт итте. Аның 4 баласы бар – икесе үзенеке һәм икесе тәрбиягә алынган, хатынының беренче никахыннан. Ул «Газель»дә шофер булып эшләде, күрше шәһәрләргә товар ташыды. Хәзер Росгвардиядә пулеметчы булып хезмәт итә», – дип сөйли Гөлнара.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мине туктатырга кирәкми, минем карарымны хуплавыңны гына телим»

Махсус хәрби операциягә киткәнче, күп балалы гаилә башлыгы шофер булып эшләгән. Бу карарын ул өлкән улы контрактка кул куйганнан соң, 2023 елның маенда кабул итә.

«Ирем дә барырга тиешлеге турында әйтә башлады. Мин аны туктатырга тырыштым, без инде яшь түгел бит. Тиздән аңа 58 яшь тулачак. Вакыт-вакыт ул минем белән ризалашты да аннары тагын барачагын әйтте. Бер көнне кайтты да медицина тикшерүе узуы турында әйтте. Миңа бик авыр булды, мин анардан контрактка кул куйганчы фикерен үзгәртүен сорадым, ә ул: «Мин нәрсә, ир-ат түгел мәллә? Карарымнан кире кайтыйммы? Мин синнән мине туктатырга тырышмавыңны сорыйм, бу карарымны хуплавыңны телим», – диде. Хупладым. Кая барыйм?» – дип искә ала Гөлнара.

Гөлнараның ире махсус хәрби операциядә дә шофер булып хезмәт итә, ул Авдеевск юнәлешендә һәм Лисичанскида булырга өлгергән.

Ә 2023 елның августында, әтисе һәм абыйсыннан үрнәк алып, Гөлнараның тагын бер улы махсус хәрби операциягә китә.

«Дөресен әйтәм, мин башта акча өчен дип уйладым. Ә инде китәр алдыннан ул миңа акчага мохтаҗ булмавын әйтте. Ул шиналар җитештерү заводында эшли иде, аның хезмәт хакы шактый зур иде. Улым бу карарын тормышның тәмен тоярга теләве белән аңлатты. Гадәти тормышта без чыннан да кыйммәтле булган әйберләрнең кадерен белми башлыйбыз. Ул тормышка яңача карарга теләвен әйтте», – дип сөйли Гөлнара.

Махсус хәрби операциядә ул танкист булып хезмәт итә. Әнисе улы авыр эш башкаруын, ләкин бу – аның карары булуын аңлый.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Алар «исән-сау» дип кенә булса да хәбәр җибәрергә тырышалар, миңа артыгы кирәкми дә»

Сугыш зонасыннан берьюлы 3 якын кешеңне көтү бик авыр, ди Гөлнара.

«Башта мин бик борчылдым, хәзер дә борчылам. Моңа ияләшеп булмый. Әгәр 2 көн элемтәгә чыкмасалар, мин инде паникага бирелә башлыйм, башыма начар уйлар килә башлый. Алар «исән-сау» дип кыска гына булса да хәбәр җибәреп торырга тырышалар. Миңа бит күп нәрсә кирәкми», – ди ул.

Аңа кечкенә балалары ярдәм итә. Бергә алар инде 3 тапкыр Белгородка һәм махсус хәрби операция зонасына барып кайткан.

«Ирем, китеп берникадәр вакыт узганнан соң, пневмония белән авырды, һәм аны Белгородка госпитальгә җибәрделәр. Дәваланырга аны бернинди әйберләрсез җибәргән иделәр, шуңа безгә барырга туры килде. Аннары без Лисичанскига, ул хезмәт иткән урынга бардык», – дип искә ала Гөлнара.

Барырга курыкмадык, ди ул. Кыю хатын өчен иң мөһиме – ирен һәм аның белән барысы да яхшы булуын күрү була.

«Балалар кире уйлавымны сорап карадылар, ләкин мин үз сүземдә тордым. Минем шундый гадәтем бар: әгәр мин барысы да яхшы икәнен үз күзләрем белән күрсәм, миңа тынычрак була», – дип сөйли хатын.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Әбиләр салатлар һәм кайнатмалар алып килделәр бу мине елатты»

Гөлнара эшләгән мәктәп укучылары сугышчыларга хатлар язалар. Педколлектив, район халкы кебек үк, гуманитар ярдәм җыя. Гуманитар ярдәмне җыярга «Чистай – фронт» ирекле хәрәкәте дә ярдәм итә.

«Бездә мине елаткан бер очрак булды. Олы яшьтәге пенсионер апалар килде, ни өчен ирем янына әйтмичә генә китүемне сорады. Ә минем вакытым булмады, без тиз арада җыенып барып кайттык. Алар миннән, әгәр тагын барсам, аларга да әйтүемне сорады. Өченче тапкыр барыр алдыннан, авылыбыз чатына баруыбыз турында яздым. Яшьләр акча җибәрде, ә әбиләр – кемдер кайнатма, кемдер салат, кемдер сало тотып килде. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Башкалар өчен сорасаң – бер хәл, үзем өчен сораганда, оялам. Ләкин мин үземдә көч табып чатка яздым, ә инде шулкадәр әйберләр китереп, иремә җылы сүзләр әйтүләре мине елатты», – ди ул.

Әбиләр китергән күчтәнәчләр шулкадәр күп була, машинага авырлык белән генә сыйдыралар. Ләкин өйдә бернәрсә дә калдырмыйлар – барысын да алып баралар.

«Соңрак ирем сугышчыларның өйдәге ризыкны шулкадәр сагынуын, 35 банканы берьюлы ашап бетерүләрен сөйләде. Алар бу күчтәнәчләр өчен бик рәхмәтле булды», – дип елмая Гөлнара.

Читайте на 123ru.net