Новости по-русски

БРИКС уеннарында синхронлы йөзүдә бер генә спортчы катнашкан. Һәм ул алтын медаль откан

БРИКС уеннарында синхронлы йөзүдә бер генә спортчы катнашкан. Һәм ул алтын медаль откан

БРИКС уеннарында синхронлы йөзүдә катнашкан Александр Мальцев бердәнбер спортчы булган. Бу уенда ул үзе генә катнаша, алтын медальне дә ул ота.

ТАССка ул үзенең бердәнбер уенчы булуыннан кәефе кырылмавын әйткән.

«Уенда конкуренция булмады. Мин программаны матур итеп күрсәтергә тырыштым», – дигән Мальцев.

Ул үзенең чыгышыннан канәгать калган.

Социаль челтәрләрдә Мальцевны бу җиңү белән котлаучылар да, бу күренештән көлүчеләр дә җитәрлек. «Мин барсам, көмеш медаль ала идем. Әле миңа син спортчы түгел дип әйтәләр», дип яза бер егет. «Болай булса, без футбол чемпионатын да ота алабыз», «Мин бүген үк өйдә халыкара чемпионат оештырып, алтын медаль отам», дип язучылар бар.

Читайте на 123ru.net