Новости по-русски

Бәйрәкә авылы егете, рядовой Динар Әхмәтшин һәлак

Бәйрәкә авылы егете, рядовой Динар Әхмәтшин һәлак

Ютазы районының Бәйрәкә авылы егете, рядовой Динар Әхмәтшин махсус хәрби операциядә һәлак булган. Хәрби белән аның туган йортында хушлашканнар.

Динар Әхмәтшинның гомере хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә өзелгән. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен, аны «Батырлык» ордены белән бүләкләделәр. Дәрәҗәле орденны хәрбинең әнисенә Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Хәлитов тапшырган.

«Ютазы таңнары» язуынча, хәрби белән хушлашу мәрасимендә аның туганнары һәм якыннары, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов, ТР Дәүләт Советының 6нчы чакырылыш депутаты, Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашкан.

Ютазы районы башлыгы мәрасимдә:

Бу югалту – Динарның гаиләсе, туганнары һәм якыннары, дуслары һәм хәрби хезмәттәшләре өчен авыр кайгы. Якташыбыз чиксез батырлык, каһарманлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге булды. Аның исеме Ютазы халкы хәтерендә, гомумән, россиялеләр хәтерендә мәңгегә калачак, – дигән.

Матәм митингы бер минут тынлык һәм кабергә чәчәкләр салу белән тәмамланган.

Читайте на 123ru.net