Новости по-русски

Мәскәүдә коточкыч давыл һәм яшенле яңгыр: бер кеше һәлак булган: куркыныч кадрлар

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле яңгыр башланды. Давыллы яңгыр булачагы хакында алдан ук кисәткәннәр иде инде. Ике машина өстенә агач ауган, алар каза күргән. Малая Ордынкада бер хатын-кыз өстенә койма ауган.

Көчле җил реклама щитларын каерып ата, урамнарны су баса.

Мәскәү мэры кешеләргә өйләреннән чыгып йөрмәскә киңәш итә.

Ильюшин урамында «Митсубиси» өстенә агач ауган. Автомбиль йөртүче салонда кысылып калган.

Бу кеше кысылган килеш бер сәгать салонда утыра. Агач машина йөртүче ягына төшкән.

Мәскәү өлкәсенә «Эдгар» өермәсе килер дип көтелә.

«Вкусвилл» янында агач 69 яшьлек пенсионер өстенә төшкән. Ул – давылның сигезенче корбаны. Аның биленә зур зыян килгән. Агач ауган мизгел видеога эләккән.

Дорогимилово янында бер кеше биотуалет эчендә бикләнеп кала. Ул бәдрәфкә кергәч, җил бәдрәфне аудара һәм ул ишеге белән капланып ава. Ул кеше бәхеткә телефоннан МЧСка шалтырата алган һәм аны коткарганнар.

Дубки паркы янында бер ирнең өстенә агач төшкән. Аны коткарып кала алмаганнар.

Көчле җил агачны һәм фонарьны тамыры белән йолкып ала:

Бу агач исә 7 автомобильгә ауган:

Бу агачның 3 автомобильгә ауганын төшереп алганнар:

Читайте на 123ru.net