Равил Шәрәфиев соңгы ролен уйнады: «Бу - соңгы спектаклем»
Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев бүген Камал театры сәхнәсендә соңгы ролен уйнады. «Сөясеңме, сөймисеңме» спектакленнән соң артист тамашачыларга рәхмәт белдерде: «Һәрнәрсәнең ахыры була, шушы театрда эшләгән 63 ел гомерем үтте. «Срогым җитте», бу соңгы спектаклем», - диде ул.