Новости по-русски

«Яшен суккан?» – Биш бала яши торган өй янып беткән

Башкортстанның Күгәрчен районындагы Мәксүт авылында 5 фатирлы торак йорт янып беткән. Биредә 5 бала яшәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Коткаручылар килгәндә өйнең түбәсендә ачык ялкын була. Янгын 450 квадрат метр мәйданга тарала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре ачыклаганча, 5 фатирның өчесендә 10 кеше яши, шуларның бишесе – балалар. Хәзер аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә. Бу кешеләр туганнарына урнашып торган.

Экспертлар янгынның берничә версиясен билгели, шул исәптән яшен сугу.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, яшеннән саклануны иң ышанычлы ысулы – бинага яшен кайтаргыч урнаштыру. Ул яшенне «тота» һәм корылманы җиргә тапшыра, өйгә зыян килми, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net