Новости по-русски

Равил Шәрәфиев сәхнә белән хушлашты: «Бүген – соңгы сәхнәгә чыгышым, ә театр яшәсен»

Равил Шәрәфиев сәхнә белән хушлашты: «Бүген – соңгы сәхнәгә чыгышым, ә театр яшәсен»

20 июнь көнне «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле Камал театры сәхнәсендә соңгы тапкыр уйналды. Алай гына да түгел, театрның тере легендасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев сәхнә белән хушлашты.

Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев 86 яшендә сәхнә белән хушлашты.

Әлеге тормыш юлының 63 елын ул Камал театры белән бәйләгән. 10 ел дәвамында уйнаган «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле соңгы тапкыр сәхнәдә куелгач, ул үзенең сәхнәдән китәчәген әйтте һәм тамашачыларга рәхмәт белдерде:

Һәрнәрсәнең ахыры була, шушы театрда эшләгән 63 ел гомерем үтте. «Срогым җитте», бу – соңгы спектаклем. Коллегаларыма рәхмәт, иң зур рәхмәтемне тамашачыма әйтәсем килә – тамашачы мине зурлады, күтәрде.

Бүген китү – зур эш, ул үзе бер «үлем» дип әйтергә була, ләкин әле яшәп тә була. Безнең бу спектакль элекеге спектакльләрнең, элекеге театрның соңгыларның берседер дип уйлыйм. Хәзер театр үзгәрә бара, бездә генә түгел, Мәскәүдә дә, башка илләрдә дә. Аларда да башкача. Элеккеге психологик театр артта калды. Хәзер барысы да уенга гына корыла. Бәлки, ул киләчәктә шулай кирәк булгандыр, ләкин мин үзебезнең чорны, үзебезгә хәтле булган артистларны сагынам. Шул театр өчен мин килдем, шушы театр булганга күрә. Мин рәхмәт әйтәм үземнең режиссерларыма, безне укытырга җибәргән укытучыларга, һәм иң зур рәхмәтем – тамашачыма, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали/архив

Бүген – соңгы сәхнәгә чыгышым, ә театр яшәсен. Йөрегез театрга, әгәр дә театр булмаса – милләт бетә. Татарда талантлы яшьләр бар, әйбәт режиссура һәм әйбәт спектакльләр кирәк. Классика куярга кирәк! Килде-китте генә әйберләр уйнап булмый.

Театрдагы яшьләргә рәхмәт әйтәм, ничә юбилейларым булды. Юбилейларымны зурлап үткәрделәр. Яшәсен театр! Яшәсен татарның тамашачысы һәм татарча сөйләшә торган татар!

«Сөясеңме, сөймисеңме...» спектаклендә озак еллар бергә уйнаган Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллина Равил Шәрәфиевка рәхмәт сүзләрен белдерде:

10 ел бергә сәхнәдә уйнадык. Безнең өчен ул зур горурлык һәм зур бәхет. 10 ел буе… Равил абый, сиңа чиксез зур рәхмәтлебез. Синең яныңда булу, синең күз карашларыңны күрү сәхнәдә, ул үзе чиксез зур шатлык. Мәңге яшә, Равил абый! Син – безнең горурлыгыбыз!, – диде ул.

Тамашачылар легендар артистны чәчәкләргә күмде һәм өзлексез алкышлар белән озатты.

Равил абый сәхнәдән китсә дә, театр белән хушлашмас, аны сәхнәдән һәм телевизор экраннарыннан күрербез дип ышанабыз һәм нык сәламәтлек телибез.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали/архив

Равил Шәрәфиев: «Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?» - 1 өлеш

Читайте на 123ru.net