Новости по-русски

Ботулизм йоктырган Казан визажисты бишенче көн хастаханәдә: күзләре ачылган

Ботулизм йоктырган Казан визажисты бишенче көн хастаханәдә: күзләре ачылган

«Лобио» салатын ашап ботулизм йоктырган Казан визажисты Александра 1 атна әйбәтләп сөйләшә алмый һәм берни күрми диярлек. Хатын-кыз үзенең халәтен видеога төшереп барган. «Shot» телеграм каналында аның сөйләмен тикшергән видео чыккан.

«Хастаханәдә өченче көн. Сөйләм әйбәтрәк. Сөйләмне тикшерәбез: утыз өченче артиллерия бригадасы», – дип сөйли ул видеода. Аның бер күзе генә ачыла. Ул дүртенче көндә дә шулай ук тикшерә. Бишенче көнгә хатын-кызның ике күзе дә ачылган. Сөйләме дә алга киткән. Табиблар фаразы буенча, тернәкләнү өчен ярты ел кирәк булырга мөмкин.

Александра «Лобио» салатын узган ялларда ашаган булган, ә беренче симптомнар 30 сәгатьтән соң барлыкка килгән. Күзләрендә икеләнгән, теле сизми башлаган, йөзнең бер өлеше параличланган. Хатын-кыз «ашыгыч ярдәм» чакырган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Александра хастаханәгә ятканнан соң ике күзен дә бишенче көнгә генә ача ала. Күрү сәләте тулысынча кайту вакытына карата табибларның төгәл фаразы юк икән, атнадан ярты елга кадәр сузылырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net