Новости по-русски

20 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе 9 балага туберкулез йоктырган

20 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе 9 балага туберкулез йоктырган

Тувада 20 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе 9 балага туберкулез йоктырган. Кыз, үзен эштән кумасыннар өчен, диагнозын яшергән. Бу хәл турында «Shot» телеграм каналы яза. Инфекцияле тәрбияче Чаа-Холь авылындагы «Кояшлы» балалар бакчасында яследә эшләгән. Куркыныч диагноз турында белгәч, ул беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәгән һәм, бернәрсәдә дә булмаган кебек, балалар белән эшләвен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ярты елда 3 яшькә кадәрге 9 бала туберкулез белән авырый башлый. Бу хәл узган елда булган. Хәзер элекке тәрбияче эше буенча суд утырышлары башлана. РФ Җинаять кодексының 236нчы маддәсенең 1нче өлеше – «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу» буенча кызны 2 елга колониягә җибәрергә мөмкиннәр.

Читайте на 123ru.net