Новости по-русски

Ринат Рахматуллин Раил Садриевның хәлен белеп кайткан

Ринат Рахматуллин Раил Садриевның хәлен белеп кайткан

Җырчы Ринат Рахматуллин Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның хәлен белешеп кайткан. Бу очрашуны ул түбәндәгечә сурәтли:

«Чәршәмбе көнне дустым Раил Садриевның хәлен белергә бардым. Аралашып, хәлен белеп, аның Буа дәүләт драма театрына юл тоттым. Театр буенча экскурсия ясадылар, артистлар белән утырып сөйләштек, репетицияләрен карадым. Артистларга уңышлар теләп, дуслар, сезне Буа дәүләт драма театрына яңа тамашаларга чакырып калам».

Искәртеп үтик, 22 майда суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урыныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамаячак. Чикләү 2 июльгә кадәр дәвам итә.

  • Раил Садриевка изге теләкләр: «Безнең таянычны тоеп, берүк исән-имин котылсын иде»
  • Ринат Рахматуллин колониядә утыруы турында: «Анда булып кайтуыма бер тамчы да үкенмим»
  • Раил Садриев: «Дәүләткә әйтергә курыкканны миңа әйтәсез. Бер сүземне дә кире алмыйм

  • «Дәрвиш»: Раил Садриев ишанга охшаганмы, ишан – Раилгәме, аералмый тик торам…

Читайте на 123ru.net