Новости по-русски

24 июньгә һава торышы һәм ай календаре

24 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы, төнлә кайбер районнарда көчле яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +17..+22 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Чүп үләннәрен утарга, туфракны йомшартырга һәм мүлчәләргә кирәк. Кышка саклау өчен торма, шулай ук шалканны икенче тапкыр чәчәргә була. Тамыразыкларга һәм бәрәңгегә ашлама кертергә уңышлы вакыт. Шулай ук томат, борыч, баклажан, кыяр, кабак, ташкабак, патиссон, кәбестәне тукландырырга киңәш ителә. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын тукландыру өчен уңышлы көн санала.

Читайте на 123ru.net