Новости по-русски

Башкортстан авылына өермә төшкән, дистәләгән өйне туздырган

Башкортстан авылына өермә төшкән, дистәләгән өйне туздырган

Башкортстан Республикасында табигать ярсуын дәвам итә. Соңгы көннәрдә төбәктә табигать афәтләре үзен күрсәтә: Уфада җимергеч давыл булды, яңгыр койды, ә Әбҗәлил районында гадәттә сирәк очрый торган күренеш – өермә (смерч) узган.

  • Башкортстанда көчле яңгыр, давыл узган: балконнар җимерелгән, машиналар йөзә

«Урал» совхозы авылы халкы өермә формалашуын күреп торган. Зур һава массасы әкрен генә җиргә төшкән, аннары тиз генә бөтерелә башлаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, өермә дистәдән артык йортны өлешчә җимергән, аннан соң ул кинәт кенә юкка чыккан.

Уфада көчле давыл урамнарга зыян салган, яңгырдан биналарны су баскан, йөздән артык агач ауган, дип хәбәр итә «Newsbash.ru».

Читайте на 123ru.net