Новости по-русски

25 июньгә һава торышы һәм ай календаре

25 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.Төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшем ихтимаыл аз. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көндез +157..+20 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләрне утырту һәм чәчү өчен уңышлы көн түгел. Яшелчәләргә үстерү стимуляторлары сибү, җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү киңәш ителә. Шулай ук агач һәм куак тирәли, җиләк җимешләре төпләрен мүлчәләргә мөмкин.

Читайте на 123ru.net