Венера Аитова 85-95 яшьлек бертуганнардан озак яшәү серләрен белешкән
![Венера Аитова 85-95 яшьлек бертуганнардан озак яшәү серләрен белешкән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/25/ff6a93e09504ba7aac08bebc062e5240.jpg)
Алып баручы Венера Аитова әбисе һәм аның сеңелләреннән озак яшәү серләрен сорашкан.
85-95 яшьләрдәге апаларның һәрберсе диярлек дөрес итеп, тыныч яшәргә кирәк икәнен сөйли.
«Тыныч булырга, вакытында ашап, вакытында йокларга»;
«Тормышның кадерен белеп яшәргә»;
«Гаиләдә иң беренче тынычлык кирәк. Ир-ат белән талашмыйча, матур итеп яшәргә»;
«Кешеләргә мәрхәмәтле булып яшәргә кирәк», – дип киңәшләр биргәннәр 85 яшьтән узган апалар.