Автор-башкаручы Рузилә Сафинадан өр-яңа җыр: «Тормыш китабы»
![Автор-башкаручы Рузилә Сафинадан өр-яңа җыр: «Тормыш китабы»](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/6/26/77066a56e1efc200576f11c38d0e05e2.jpeg)
«Акчарлак» газетасының шеф-мөхәррире, автор-башкаручы, Габделфәт Сафинның хәләл җефете Рузилә Сафина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Тормыш китабы» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Аның сүзләрен Гөлнур Айзат, ә көен Рузилә Сафина үзе язган.
«Бу китапны барлык хатын-кызларга укырга язсын», – дип яза ул.
«Бик мәгънәле җыр, йөрәкне айкады», «Бик матур, үзенчәлекле тавыш», – дип яратып кабул иткәннәр премьераны.