Новости по-русски

Алия Исрафилова яхшы билгегә өметләнүче студентларына шаккатуы турында сөйләде

Алия Исрафилова яхшы билгегә өметләнүче студентларына шаккатуы турында сөйләде

Журналист, җырчы, мөгәллимә Алия Исрафилова студентлардан имтиханнар кабул итә. Имтиханнардан соң уйлары белән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

«Бүген көне буе Казан Федераль университетында имтихан кабул иттем. Бүген дә «уникум»нар бар иде, алар семестр буе дәрестә күренмәде, әмма яхшы билгегә өметләнәләр. Ниндидер 1 бирем биреп һәм шуның буенча билге куюны сорыйлар. Алар эшләгәннәр. Аларның төркемдәшләре 10 бирем эшләгәндә, алар официант, бармен һәм курьер булып эшләгәннәр. Һәм үзләрен яхшы билгегә лаеклы дип саныйлар.

Аларга имтихан сорауларыннан тыш эссе яздырттым. Башкалар укып йөргәндә миңа аларның нишләп йөрүе чын-чынлап кызык иде. Шулай итеп аларның әкиятләрен тыңлап утырдым. Алар бит инде әниләренә «укыйм» диләр, нинди йөрәк белән йөриләр, минем каршыма нинди оят белән килеп утыралар алар, әле начар билге дә куйдырасылары килми. Искиткеч хәзер яшьләр, кайвакыт шаккатыралар.

Мин медиа өлкәсендә эшләүче студентларга аңлап карыйм, алар һөнәре буенча тәҗрибә туплый», – дип сөйли мөгаллимә.

Читайте на 123ru.net