Новости по-русски

Ютубы да бетә бугай: YouTube`ка алмаш булган «Платформа» сервисын тәкъдим иттеләр

Ютубы да бетә бугай: YouTube`ка алмаш булган «Платформа» сервисын тәкъдим иттеләр

Россиядә Rteam компаниясе «Платформа» сервисын тәкъдим итте, ул YouTube видеохостингы аналогы буларак тәкъдим ителә. Презентация Интернет-технологияләр төбәк иҗтимагый үзәгенең медиаүзәгендә узды дип яза ТАСС.

Россиядә Америка платформасына алмаш дип тәкъдим ителгән сервислар бар инде. Болар, мәсәлән, RuTube һәм «VK Видео». Дөрес, алар барыбер Ютубны кысрыклап чыгара алмады.

Ә бу сервис YouTube`ка якынрак интерфейс һәм функционал тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.

Платформада тәкъдимнәр һәм видеоларны үстерү инструментлары, блогерлар өчен аналитика системасы эшләгәннәр. Видеороликларны 4К сыйфатында һәм рус һәм инглиз телен тану системасы булганда субтитрлар белән карап була. Rteam генераль директоры Андрей Талызин сүзләренчә, хәзер «Платформа» секундына 240 мең сорау эшкәртә ала.

Сервиста кыска видеороликлар форматы да булачак, бу YouTube`тагы Shorts форматы кебек була. Модерация системасы да бар – Россия законнарын бозган һәм Россиягә каршы риторика булган контент чикләнәчәк.

Яңа сервис – Америка видеохостингының тулы күчермәсе дияргә була. Баштарак Дәүләт Думасында YouTube`ка «нормаль альтернатива» барлыкка килүгә үк, аны блокировкалау мөмкинлеге турында әйткәннәр иде.

Әмма шунысын билгеләп үтәргә кирәк – «Инстаграм» тыелган сайтлар исемлегенә кергәч, аны алыштыра торган «Росграм» челтәре булачак дип вәгъдә ителде. Ул бар, әмма кулланылышка кереп китә генә алмады.

Читайте на 123ru.net