Новости по-русски

Бик әче ризыктан соң авыз янмасын өчен нишләргә?

Бик әче ризыктан соң авыз янмасын өчен нишләргә?

Бик әче ризык ашагач, авыз эчен яндырмасын өчен сөт эчеп куярга яки туңдырма ашарга була. Шулай ук авызга бераз май капсаң да яндыру бетә. Ә менә бозлы су җиңеллек китерми. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

Австралия докторы Дэниел Элдридж сүзләренчә, бөтен әче ризыклар составына капсаициноидлар дип аталган кушылмалар керә. Алар лайлалы тышчаларда һәм тиредә «физик җылыну» китереп чыгармый, ә авыз эчендәге махсус рецепторларга йогынты ясап, яндыру хисе барлыкка китерә.

Яндыруны бетерүнең бердәнбер ысулы – капсаициноидларны бетерү. Алар су белән кушылмый, шуңа күрә «юып» төшереп булмый. Иң яхшы ысул – сөт эчү. Сөт составындагы казеин һәм башка майлар авыз эчендәге капсаициноидларны яхшылап «юып» төшерергә ярдәм итә.

Авызны май белән чайкасаң да, кыздыру бетә, туңдырма да ярдәм итә. Аларның составында капсаицин молекулаларын бетерә торган майлар була, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net