Новости по-русски

Эчеп тотылган авыл башлыгы мәҗбүри эшкә хөкем ителгән: үз җирлегендә урамда үлән чаба

Эчеп тотылган авыл башлыгы мәҗбүри эшкә хөкем ителгән: үз җирлегендә урамда үлән чаба

Башкортстанның Аскын районында авыл башлыгын үз төбәгендә 100 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә Башкортстанның суд приставлары федераль идарәсе.

Авыл башлыгы апрель аенда эчкән килеш рульгә утырып, дәүләт инспекторлары кулына эләгә. Аңа 30 мең сум штраф салалар, таныклыгын алалар, ул гаебен таный, штрафын түли, бүтән кабатланмаячак, дип ант бирә.

Әмма 1 айдан соң ук ул кабат инспекторларга эләгә. Таныклыксыз килеш һәм эчеп рульгә утырган өчен, кабат җаваплылыкка тартыла. Бу юлы инде ул 100 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителә.

Суд приставлары авыл башлыгының фотосын да урнаштырган. Аннан аңлашылганча, ул мәҗбүри эшләргә хөкем ителү сәбәпле, триммер белән авыл урамындагы үләнне чаба.

Читайте на 123ru.net