Новости по-русски

Рамил Шәраповтан «Ялгыз мужик репортажы»

Рамил Шәраповтан «Ялгыз мужик репортажы»

Юморчы Рамил Шәрапов шушы көннәрдә аулак өйдә калган: иптәше Сочида ял итә. «Красопетка» китте», – ди ул хатыны турында.

«Ничә көн үзем генә инде. Хатын китте. Ялга китте. «Красопетка» Сочида. Мин үзем генә. Иртә белән торасың, башта ашарга пешерергә кирәк, аннан гөлләргә су сибәм, аннан кыяр, редиска карыйм, этне ашатып алам. Әле ярый алар хәлне белеп торалар. Минем әлегә чын ялгыз мужик тормышы. 4 көн шулай инде, зарланыйм әле бераз», – дип сөйли ул социаль челтәрдә.

Рамил Шәрипов инде ничә көн салат, «Доширак» ашавын да күрсәтте. «Бәлеш, пилмән, манты, котлет – алар барысы да хатын кайткач була. Студент чакларны искә төшерәбез, хәзергә – «Роллтон». Хатын берәр кая китсә, гел студент чакларны искә төшерәм. «Роллтон» килә дә керә, кирә дә, хатын кайтканчы чыкмый ул минем тормыштан», – дип шаярта Шәрапов.

Укыганда акча юк, әти атнасына 500 сум акча җибәрә, ә син казанда 500 сум акча белән яшәп кара. Шул акча авылга автобуста да кайтырга җитәргә тиеш. Ашарга да җитәргә тиеш. Бер тапкыр грузчик булдым, квартира бушаткан өчен көне буена 700 сум акча бирделәр. Миңа – берүземә. Ә әти атнага 500 бирә. Мин бер көндә эшләдем 700 сум. Шуңа үземә пир ясаган идем: 2 роллтон, 3 сосиска, кыяр, помидор алып алып ашадым, – дип искә алды Рамил Шәрапов театраль училищеда укыган чакларын.

Читайте на 123ru.net