Новости по-русски

Акыллы хатын-кыз яхшыракмы, әллә хикмәтле хатын-кыз яхшыракмы?

Акыллы хатын-кыз яхшыракмы, әллә хикмәтле хатын-кыз яхшыракмы?

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә акыллы хатын-кыз белән хикмәтле хатын-кыз аермаларын аңлата.

➢ Ире хаталанса, акыллы хатын-кыз шундук аның шул хатасы турында искәртеп: «Мин сине кисәткән идем бит!» – дип әйтәчәк. Хикмәтле хатын-кыз: «Борчылма, тормыш булгач, төрле хәлләр була!» – дип хәләл җефетен тынычландырырга тырышачак, ә кайбер очракларда, ир хатасын күрмәмешкә салышып, берни дә әйтмәячәк.

➢ Авыр хәлгә тарыган чакта акыллы хатын-кыз, идарә дилбегәсен үз кулына алып, ирен «дөрес яшәргә» өйрәтәчәк. Хикмәтле хатын-кыз дөрес юнәлешне аны-моны сиздермичә генә йомшак итеп күрсәтер, ә соңыннан: «Синең зирәклегең аркасында гына шушы кыен хәлдән чыга алдык», – дип рәхмәт әйтер.

➢ Акыллы хатын-кыз кешеләр арасында башкалардан яхшырак күренергә омтылып, хаталар ясамаска тырышыр (ә таныш-белешләре, эштәге коллегалары аңа сагаеп карар). Хикмәтле хатын-кыз башкалардан аерылмаска тырышып, коллективта үзара яратуга нигезләнгән татулык, рухи мәгънәдәге җылылык мохитен булдырыр.

➢ Акыллы хатын-кыз каенанасы йогынтысы белән көрәшер, ата-анасыннан бәйсез булуын исбатларга теләп, «киңәшләрегезнең миңа ни кирәге бар соң?!» дип тавыш чыгарыр. Хикмәтле хатын-кыз, бернигә карамастан, олы кешеләрне бүлдермичә тыңларга, елмаеп «ярар, яхшы» дип әйтергә гадәтләнер һәм... сиздермичә генә үзенчә эшләр. Яратып...

➢ Акыллы хатын-кыз балалары тормышына тыкшынып, даими «кыйммәтле» киңәшләр бирер, сабыйларын ничек тәрбияләп үстерергә гел өйрәтеп торыр. Хикмәтле хатын-кыз балаларына үз тормыш тәҗрибәсен алуга юл куяр, авыррак вакытта исә зарланмыйча һәм гаепләмичә генә ярдәм итәр.

➢ Акыллы хатын-кыз бөтен дөньяны, үзе янындагы кешеләрне үзгәртергә теләр. Хикмәтле хатын-кыз үзе өстендә эшләп, үзен үзгәртер, ә башкаларны ничек бар – шулай кабул итәр.

➢ Акыллы хатын-кыз: «Кем хаклы – шул бәхетле», – дип уйлый. Ә хикмәтле хатын-кыз бер шикләнмичә шуны белә: «Кем бәхетле – шул хаклы...»

Читайте на 123ru.net