Новости по-русски

Илсөя Бәдретдинованың җырына видеода Зәмирә Рәҗәпованың кызы төшкән

Илсөя Бәдретдинованың җырына видеода Зәмирә Рәҗәпованың кызы төшкән

Илсөя Бәдретдинова «Әйт, әни» җырына яңа сулыш биргән һәм видео да төшергән. Әнисен сораулар биреп аптыратучы нәни кыз ролендә танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың кызы Камилә төшкән.

Җырның сүзләрен дә, көен дә Илфак Шиһапов иҗат иткән.

«Тарихы булган җыр бу. Илфак Шиһаповның барлык җырлары – күңелдән чыккан һәм күңелгә барып җитә торган җырлар. Аллаһ теләсә, тагын 1-2 җырын быелгы программада, яңартып, сезгә җиткерербез», – дип язган җырчы.

Җыр тамашачының йөрәгенә үткән, комментарийларда шул хакта хәбәр итәләр. Җырчыга нәни малай белән дә видео төшерергә тәкъдим иткәннәр.

Читайте на 123ru.net