Новости по-русски

Казахлар татарлар турында: «Татар кызына өйләнсәң, җитез, өлгер малай туа»

Казахлар татарлар турында: «Татар кызына өйләнсәң, җитез, өлгер малай туа»

Илсөя Бәдретдинованы Кытайда казах кешеләре үзбәк хатынына охшаткан. Ә Илсөя Бәдретдинова төркеме администраторы Гүзәл Карамиеваны татарга охшаталар.

«Казах кардәшләрне очраттык әле. Татарларны «шустрый» диләр. Әле кичә генә Индира Гандига охшатканнар иде. Бу Бәдретдинованы кайда гына барма, я гарәп, я әрмән, я грек хатын-кызына охшаталар», – ди Гүзәл үзе, күңелле видеосын күрсәтеп.

Видеода Илсөя Бәдретдинова казахлар белән сөйләшеп бара. Үзен казах хатын-кызына охшаганмы икәнен сорый. Әңгәмәдәшләре аңа үзбәккә тартым булуын әйтә. Шунда сүзгә икенче бер казах кушыла: «Татарлар бөтен кешедән дә «шустрый»рак. Татар кызларына өйләнгән казахларның уллары «шустрый» була», – дип нәтиҗә ясый бу абзый.

«Без әшәке түгел», – ди Илсөя Бәдретдинова.

«Менә шуңа өйләнәләр дә», – дип җөпләп куя бер казах хатыны.

Читайте на 123ru.net