«15 меңгә якын баланың бары 7се генә татар теленнән имтихан тапшырды. Бу – каһарманлык»
- Быел Татарстанда барлыгы җиде укучы Бердәм республика имтиханын тапшырды. Алар белән иң беренче булып без элемтәгә кергән идек: «Бөтен Татарстанга – 7 каһарман: татар теленнән БДИны быел кемнәр тапшырган?»
Әлеге очрашу Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Илгиз Халиков катнашында үтте.
«Туган телдән имтихан тапшыручылар – безнең өчен игътибар үзәгендәге мәсьәлә»
– Белгәнегезчә, мәктәпләрдә туган тел әти-әниләр сайлавы буенча укытыла. Республикабызда балаларның 63 проценты татар телен сайлаган. Бу – безне сөендерә торган, алга таба өмет бирә торган күрсәткеч. Без аны тагын да үстерергә һәм киметмәскә тиеш. Бу – укытучылар, мәгариф идарәсендә эшләүчеләр, мәктәп директорлары һәм әти-әниләрнең күмәк эше. Туган телдән имтихан тапшыручылар – безнең өчен игътибар үзәгендәге мәсьәлә. Алга таба туган телебез үссен, саклансын, милләтебезнең киләчәге якты һәм ышанычлы булсын өчен туган тел – татар теленнән имтиханны сайлап алучылар тагын да күбрәк булырга тиеш, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Министр статистика турында да әйтеп үтте. Республикада 9нчы сыйныфны 44 мең укучы тәмамлаган, 44 мең укучыдан быел 4051 бала туган телдән имтихан сайлаган, шуларның 3859ы – татар телен, калганнары чуваш, мари, мордва телләрен сайлаган. Узган ел белән чагыштырганда, 9нчы сыйныфлардан быел 1,5 меңгә артык бала татар телен сайлаган. Ә менә 11нче сыйныфтан соң туган телдән имтихан бирүчеләр саны күп түгел. «Быел барлыгы 7 укучы – 7 кыз тапшырды», – дип билгеләп үтте ул.
– 2008 елда татар теленнән Бердәм республика имтиханын 385 кеше тапшырган. 2017 елда – 70, 2018 елда – 18, 2020 елда – 9 укучы, 2021 елда – 1 укучы тапшырган. Узган ел – 7 укучы, быел да 7 укучы тапшырды. Әлеге укучылар 3 төп дәүләт имтиханыннан тыш 4нче имтихан буларак татар телен сайлаган. Минемчә, бу – сезнең өчен, әти-әниләрегез, мөгаллимнәрегез өчен зур горурлык булып торыр. Бүгенге көндә кабул иткән карарыгыз белән курыкмыйча, телебезне сайлап, имтихан тапшырып, аны онытмыйча, милләтебез алдында ныклы фикердә торганыгызны дәлилләдегез. Сезгә зур рәхмәт, – диде министр.
Алга таба сүзне килгән кунакларга – татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган 7 кыз – 7 каһарманга һәм аларның мөгаллимнәренә бирделәр.
«Республикабызга кирәкле шәхес булып үсеп җитәр дип уйлыйбыз»
Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбенең 11нче сыйныфны тәмамлаган Диләрә Гарипова татар теленнән Бердәм республика имтиханын 82 баллга тапшырган:
– Татар булуым белән, саф татар телендә сөйләшүем, татар кызы булуым белән бик бәхетлемен. Кечкенәдән җырга, биюгә, сәнгатькә гашыйк булып үстем. Һәм киләчәктә дә үземнең тормышымны мәдәният белән бәйләр идем. Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керергә ниятлим.
Кечкенәдән үк биергә яратам, 10 ел балалар сәнгать мәктәбендә биедем, 7 ел Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Алчәчәк» үрнәк бию коллективы биючесе булдым, – дип үзе белән таныштырды ул.
Марат Әхмәтов Диләрәнең әнисе, шул ук вакытта аны 5нче сыйныфтан бирле укыткан укытучысы Гүзәл Гарипова турында:
– Татар теленнән укыткан укытучысы – Диләрәнең әнисе дә әле. Ә безнең татар теле укытучыларының татар теленнән Бердәм республика имтиханын сайламаган балалары да бар бит, – диде.
Әтнә районы «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе» укытучысы Гүзәл Гарипова:
– Диләрәнең 5нче сыйныфтан укытучысы булу – зур бәхет, чөнки Диләрә кечкенәдән үк бик сәләтле, үзен күрсәтә алды. Без аның белән бик күп районкүләм конференция, олимпиадаларда җиңүләр яуладык. Кызым балачактан ук сәхнәдә үсте. Дәү әнисе 47 ел буе авыл клубы системасында эшләде, шуңа күрә ул Диләрәне сәхнәгә тартты. Республикакүләм, Россиякүләм бәйгеләрдә урыннар яуладык.
Мәдәният өлкәсендә педагогика факультетын сайладык. Уңышлы гына укып, дәүләтебезгә, республикабызга кирәкле шәхес булып үсеп җитәр дип уйлыйбыз, – диде Гүзәл ханым.
«Татар теле, әдәбияты дәресләренә сәгатьләр артыр дип көтәбез»
Мөслим районы Мөслим гимназиясе укучысы Камилә Минһаҗева киләчәктә тормышын «татар филологиясе» юнәлеше белән бәйлисе килүен әйтте:
– Алла бирсә, әлеге максатыма ирешермен дип уйлыйм. Казан федераль университеты үткәргән күп кенә конференцияләрдә урыннар яуладым, «Мөслим кызы, Мөслим егете» проекты кысаларында быел «Мөслим кызы» дипломына ия булдым.
Татар теле, әдәбияты укытучысы яисә журналист булырмын дип уйлыйм, әлегә төгәл әйтә алмыйм.
Марат Әхмәтов Камиләне үзенчә сынап карады: «Хәзерге заман язучыларының, шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышмы? Шигырьләр, китаплар укырга яратасыңмы» – дип сорады.
– Әйе. Мөслим районыннан күп кенә иҗат әһелләре чыккан. Мәсәлән, Фоат абый Садриев, Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов. Алар белән күп кенә очрашуларда күрешергә, танышырга туры килде. Фикерләрен, киңәшләрен ишетеп үстем. Мөслимдә соңгы еллардагы тормыш, яшәү мохите сөендерә.
Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова:
– Камилә мәктәптә уздырылган барлык чараларда катнаша. Сәнгатьле сөйләм иясе, бер чара да Камиләдән башка үтми. Татар теленнән имтихан тапшыруына сөенәбез. Киләчәктә дә укучыларыбызга офыклар ачылып, татар теле, әдәбияты дәресләренә сәгатьләр артыр дип көтәбез. 1 генә сәгать әдәбият укыйбыз бит, – диде ул.
Самира Сәгыйтова: «Татар теле мәктәптә генә түгел, каныбызда да булырга тиеш»
Түбән Кама шәһәренең 35нче лицеен тәмамлаган Самира Сәгыйтова үзен башка укучылардан аерылып торуын, татар теленнән Бердәм республика имтиханын үзен сынау өчен сайлавын әйтте:
– 11 ел буе өйрәнгән белемнәремне сынар өчен сайладым. Программист булырга җыенам, IT-өлкәдә белем алырга телим. Минемчә, авызыннан иң беренче татар сүзе чыккан һәр кеше татар телен камилләштерергә тиеш. Татар теле мәктәптә генә булырга тиеш түгел, ул безнең каныбызда булырга тиеш. Шуңа күрә, мин программист булырга уйласам да, туган телемне онытырга җыенмыйм.
Төрле конференция, конкурс, олимпиадаларда катнаштым. Татар телендә җырлар да язганым, җырлаганым бар. Бәләкәй чакта татар телендә генә сөйләшә идем. Тора-бара сөйләмгә рус теле дә керде. Барыбер, күбрәк татарча сөйләшәбез. Җәйге каникулларда авылда әби-бабай янында кала идем. Алар белән гел татарча сөйләштек, шуңа күрә тормышымда гел татар теле булды, – диде ул.
Түбән Кама шәһәренең 35нче лицее укытучысы Гөлүсә Яруллина татар теле укытучысы булып 30 ел эшләвен әйтте.
– Безнең лицейда химия, информатика юнәлешенә басым ясала. Шулай булса да, лицейда татар теленнән милли тәрбиягә игътибар бирелә. Самира – бик максатчан, акыллы, үз-үзенә таләпчән кыз. «Татар теленнән имтихан тапшырам», – дип әйткәннән соң мин аңа кабат уйларга куштым, чөнки аның рус теле, информатика, математика фәннәреннән дә ныклап әзерләнеп, имтихан тапшырасы бар иде. Самира – бик кыю кыз. «Әзерләнәм, бирәм», – дигәч, шатланып алындым.
Аңа зур уңышлар телим. Программист булуы безнең өчен киләчәктә мәктәптә ярдәм итәр дип уйлыйм, чөнки бүгенге көндә технологияләр алга киткән, татар телен үстерү өчен яңа технологияләр белән дә эш итә белүче белгечләр кирәк. Самира безгә ярдәм итәр дип уйлыйм, – диде ул.
«Яшьләргә дә, остазларга да эш урыны җитәрлек»
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 10нчы гимназиясе укучысы Регина Инсапова 9нчы класстан журналист булырга хыялланган, шунлыктан, татар теленнән Бердәм республика имтиханын сайлаган:
– КФУда «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлеше турында белеп алдым. Анда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри, диелгән иде. Гаиләдә дә татарча сөйләшәбез, 11 ел татар теле дәресләренә яратып йөрдем. Татар телле чараларда катнашып, театр, бию, КВН кебек чараларда актив булдым, – диде Регина үзе турында.
Казан шәһәре 10 нчы гимназиясенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Нурҗиһан Шакирова 1995 елдан әлеге уку йортында эшләвен әйтте, 29 ел стажым бар, ди:
– Региналар сыйныфын 5нче класстан укыттым. Алар бик тырыш, төрле конференция, чараларда катнаштык. Ул – үзенең максатына ирешә торган кыз. Аңа уңышлар телим. Хәзер инде мин пенсия яшенә җиттем, пенсиягә китәргә әзерләнәм. Яшьләр килә безгә, – диде Нурҗиһан ханым.
– Хәзер «пенсиягә китәм» дигән төшенчә юк. Татар теленең киләчәктә үсешен тәэмин итәбез, дип әйтсәк, балалар татар теле дәресләренә йөрүләрен, имтихан бирүләрен теләсәк, андый уйларны башыгыздан чыгарыгыз. Яшьләргә дә, остазларга да урын җитәрлек, – диде Илсур Һадиуллин.
Марат Әхмәтов 2нче гимназия директорына: «Рамил Гайнуллинга кайнар шелтәле сәлам!»
Бу вакытта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов бик мөһим мәсьәләгә игътибар итте.
– Казаннан булган укучыларны тыңлый башлагач, кайда соң, минәйтәм, Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе? Гимназия директоры Рамил Гайнуллинга кайнар шелтәле сәламне җиткерергә кирәк. 2нче гимназиядән татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган бер дистә укучыны күрәсе килгән иде, – диде ул.
Имтиханнан 100 балл җыйган Камилә Гыйлаҗиева: «Иң зур хыялым – татар телен башка милләтләргә дә җиткерә алу»
Казан шәһәре Идел буе районы 127нче мәктәбе укучысы Камилә Гыйлаҗиева телләр белән кызыксына, шунлыктан, «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешен сайларга карар кылган:
– Кечкенәдән үк төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашам. «Милли хәзинә», «Илһамият» һ.б. төрле бәйгеләрдә җиңү яуладым. Иң зур хыялым – татар телен башка милләтләргә дә җиткерә алу, тәрҗемәче буласым килә, – диде ул. Сүз уңаеннан, Камилә татар теленнән Бердәм республика имтиханын 100 баллга язган. Очрашуга аның укытучысы килә алмаган иде.
«Мәктәп директорының телгә булган мәхәббәт хисе укытучыларга да, укучыларга да йоккан»
Казан шәһәре Совет районы 171нче урта мәктәбе укучысы Элина Куренщикова татар теленнән Бердәм республика имтиханын 93 баллга тапшырган:
– Казан федераль университетының «Татар теле һәм инглиз теле» бүлегенә укырга керәсем килә. Музыка белән шөгыльләнәм, төрле музыка уен коралларында уйный беләм. Музыкаль төркемем дә бар. Җәен чыгыш ясарбыз дип өметләнәм. Әнием – татар балалар бакчасында тәрбияче. Аның беренче белеме – чит тел, шуңа күрә минем дә аның кебек үк буласым килә, – диде ул.
Казан шәһәренең 171нче урта мәктәбе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарапшина 33 ел әлеге мәктәптә эшләвен әйтте:
– Быел 9нчы сыйныфта 20 укучым, 11нче сыйныфтагы 1 укучым татар теленнән имтихан тапшырды, без әлегәчә эштә әле, – диде ул.
Илсур Һадиуллин 171нче урта мәктәп директоры Рания Нәкыйповнаны телгә алды:
– Ул үзе дә татар теле укытучысы. Мәктәп директорының телгә булган мәхәббәт хисе укытучыларга да, укучыларга да йоккан. Бу безне бик тә сөендерә, – диде ул.
«Татар теле дәресләренең сәгатьләре кыскарганда «әйдәгез, кызлар, митингка чыгабыз» дидем»
Казан шәһәре Совет районы 171нче урта мәктәбе укучысы Карина Хәйруллина бию белән шөгыльләнүен, КВНда уйнавы турында сөйләде:
– Музыка мәктәбен тәмамладым, театр түгәрәгенә йөрим. «Сәйяр» конкурсында без Гран-при алдык – 1 миллион оттык. Татар теленнән Бердәм республика имтиханын 92 баллга тапшырдым. КФУның «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешенә укырга керергә телим. Ләкин җәмгыять белеменнән 3 балл гына җитмәде, шунлыктан, Казан дәүләт аграр университетына барырмын, мөгаен. Документларны ике уку йортына да тапшырып карыйм, – диде ул.
Казан шәһәренең 171нче урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Кәримованың гомуми стажы 23 ел:
– Рания Нәкыйп кызына хөрмәтебез, рәхмәтләребез чиксез. Татар теле дәресләреннән сәгатьләр кыскарган вакытта безгә мөмкинлек биреп, шул эшебезне дәвам итәбез, эш урыныбызны саклап калдык.
– Минем эшем хезмәтем кемгә кирәк була инде ул, дигән төшенкелеккә бирелгән булдымы? – дип сорады Марат Әхмәтов.
– Күңел төшенкелеге булып ала инде ул. Татар теле дәресләренең сәгатьләре кыскарганда: «Әйдәгез, кызлар, митингка чыгабыз», – дидем. Ләкин ул – вакытлыча була торган хәл. Күрәсең, эчендә, җанында яшәгән кешенең туган телен бетереп булмый, – диде Зөлфия Кәримова.
Беренче сыйныфта ата-ана татар телен сайласын өчен нишләргә? – Министр киңәше...
– Быел 1нче сыйныфка укучылар килә. Ул «Госуслуги» дәүләт хезмәте аша башланды. Ата-аналар гаризалар язды һәм телне күрсәтәләр. Безнең мәгълүматлар буенча, анда татар теле «плюс»ка күчмәгән әле, кимеп бара. Без аны җайлаштырабыз.
Бу очракта кемнән тора бу мәсьәлә: 1нче сыйныф укытучысыннанмы? Кабул итүче ул бит. Әгәр дә ата-ана бала белән шул укытучыга килә икән, димәк, укытучы әйткәнне үтәргә тиеш. Укытучы: «Әгәр дә син татар яисә катнаш гаиләдән булсаң, татар телен сайлагыз», – дип әйтсә... Бу очракта шул мәктәпкә керәсең килсә, укытучының сүзенә колак салырга тиешсең. Килешәсезме? – диде Илсур Һадиуллин. Министрның сүзе белән килешмәскә мөмкин түгел иде.
«Сезнең үрнәк безгә бик кадерле. Сезнең кебекләрне күбрәк күрәсе килә»
Марат Әхмәтов һәм Айрат Зарипов әлеге чараны «сөенечле очрашу» дип белдерде.
– Сез туган телегезгә мөнәсәбәтегез белән бик матур үрнәк күрсәттегез. Республикабызның киләчәк язмышы өчен, милли мохитебез өчен бик кирәкле адым ясадыгыз. Татарстанда 2 миллион татар яши. Республикабызда туган телебезне сакламасак... Ничек кенә булмасын, туган телебезгә төрле караштагы кешеләр бар. «Нәрсәгә кирәк ул миңа?» – дип, аны тормыш ихтыяҗы белән генә бәйләүчеләр дә бар. Туган телебез атланып йөри торган велосипед түгел. Шул ук вакытта сезнең кебек җаны-тәне белән телебезгә бирелгән милләтпәрвәр кешеләр дә бар. Сезнең кебек кешеләр белән телебезне саклау юнәлешендә эшләргә тырышабыз.
Укытучыларга рәхмәт. Телебезнең дәрәҗәсе югары булу-булмавына карамастан, сез, күңелегезне төшермичә, балалар белән эшегезне матур итеп дәвам итәсез. Кайберәүләрнең күңелләренә тирәнрәк үтеп, бирә торган белемегезне яраттыра белеп, татар теленнән имтихан сайларга да булышкансыз. Укучыларыбызга, әти-әниләрегезгә рәхмәт. Әгәр дә гаиләдә телгә мөнәсәбәт җылы булмаса, аны ярату булмаса, укытучыларыгызның тырышлыгы белән генә мондый нәтиҗәләргә ирешә дә алмас идегез.
2нче гимназия дип сөйләшәбез бит инде. Балаларына саф татар телендә белем һәм тәрбия бирер өчен, Яшел Үзән, Биектау, Лаештан, Казанның 5 районыннан көн саен мәктәпкә алып килә торган милли җанлы, рухи, бай күңелле ата-аналар бар. Алар – безнең төп милли көчебез.
Сезнең үрнәк безгә бик кадерле. Сезнең кебекләрне күбрәк күрәсе килә. Укучыларның, укытучыларның тырышлыгын дөресрәк, лаеклырак бәяләү турында сөйләшербез. 9нчы сыйныфта татар теленнән имтихан сайлаган укучыларның барысы да 11нче сыйныфта татар телен сайламастыр, әмма телебезнең сакланышы балаларда.
7 укучының 5есе шәһәр мәктәбеннән – шул күренешкә сөендем әле. Укучы кызларыбызның киләчәк язмышына без дә игътибарлырак булырбыз. Үтенеч-гозерләрегез булса, ишекләребез ачык. Мөмкин булганча, ярдәм күрсәтергә тырышырбыз, – диде Марат Әхмәтов.
Татар теленнән республика имтиханын тапшыручылар исеменнән Самира Сәгыйтова өстенлекләр бирүне сорады
Түбән Кама шәһәре 35нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Самира Сәгыйтова татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган укучыларга югары уку йортына кергәндә әлеге имтиханның нәтиҗәләре исәпкә алынмавын билгеләп үтте.
– 11нче сыйныфны тәмамлаганда һәр имтихан әзерләнү өчен күп вакыт ала. Татар теленнән республика имтиханын тапшыручылар артсын өчен өстәмә мотивация тудырырга кирәк. Әлеге имтиханны тапшыручыларга Казанда югары уку йортларына кергәндә өстәмә балл бирсәләр, теләк белдерүчеләр артыр иде. Минем белән килешәсездер, без һәр балл өчен көрәшәбез, безнең өчен 1 балл да мөһим.
Минем сыйныфта татар теле дәресләрен укыган сыйныфташларым татарча бик яхшы белә. Алар белән без олимпиадаларда катнашабыз. Әмма алар арасыннан татар теленнән республика имтиханын бары мин генә тапшырдым. Минемчә, 11нче сыйныфта укучылар татар теленнән республика имтиханын тапшырсын өчен мотивация җитми. «Татар телен беләм, гаиләдә сөйләшәм, миңа шул җиткән», – дип уйлыйлар...
Мәсәлән, Казан шәһәренең 171нче мәктәбе укучысы Карина Хәйруллинаның БДИ нәтиҗәсе буенча КФУның «татар филологиясе» юнәлешенә керергә баллы җитеп бетмәгән.
Татар теленнән имтиханны 92 баллга язса да, татар теле юнәлеше буенча югары уку йортына керә алмый, чөнки бердәм республика имтиханы баллары исәпкә алынмый. Каринага 3 балл җитмәгән, шунлыктан, ул Казан дәүләт аграр университетына укырга керергә уйлый. Шулай булгач, татар теленнән имтихан тапшырган укучылар да югала бара. Өстәмә балл белән генә мотивацияне күтәреп буладыр, – диде Самира Сәгыйтова. Аның әлеге тәкъдименә залдагы кешеләр кул чапты.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Самира Сәгыйтованың тәкъдимен контрольгә алды.
– Без бу хакта ректорлар советына, Казан федераль университетына яңадан мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Өстәмә балларның гомуми саны закон нигезендә 10нан артырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне күтәргәнебез булды. Мөмкинлекләр бар. Өстәмә балларны югары уку йортлары үзләре хәл итә. Кабул итүгә кагылышлы устав документында өстәмә пункт итеп кертә алалар.
Без әлеге 7 укучы белән элемтәдә торачакбыз. Чөнки бердәм республика имтиханын тапшыручылар 70 тә, 700 дә түгел, 7 кеше генә. 7 кешегә югары уку йортларында игътибар булырга тиеш. Без аны контрольгә алдык, – диде ул.
Казан шәһәренең 171 нче урта мәктәбе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарапшина чыгарылыш укучыларның КФУның «татар филологиясе» юнәлешен сайлаган очракта да, аларның өстәмә тест рәвешендә эчке имтихан тапшырырга туры киләчәген әйтте. «Алар инде бердәм татар теленнән республика имтиханын тапшырды бит, тагын өстәмә имтихан тапшырырга тиеш булалар. Менә ул кирәк микән? Аларга ул тагын стресс була. Әңгәмә дә (собеседование) җитә торгандыр», – диде. «Күреп, очрашып, сөйләшү дә зыянга булмас дип уйлыйм. Сөйләшербез», – дип җавап бирде Илсур Һадиуллин.
Югары уку йортына укырга кергәндә татар теленнән Бердәм республика имтиханы баллары исәпкә алынамы? – КФУ җавабы
Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырып, Казан федераль университетының «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика», «Педагогик белем бирү: Татар теле, әдәбияты һәм чит (инглиз) теле» юнәлешләренә укырга керергә була. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Интертат» хәбәрчесенә бу хакта тулырак аңлатып үтте:
– Татар теленнән бердәм республика имтиханын 90 һәм югары баллга тапшырган укучылар институтта татар теленнән эчке имтихан көнне киләләр һәм имтихан алучы комиссия, укучылар үзләре риза булсалар, шунда протокол төзеп, аларның бердәм республика имтиханында алган балларын кабул итү комиссиясенә куярга дип рәсмиләштерә. Риза булсалар, аларны эчке имтиханга кертеп тормыйлар. Шул протоколны кабул итү комиссиясенә биргәч, бердәм республика имтиханы балларын эчке имтихан баллары дип исәплиләр.
Әмма татар теленнән Бердәм республика имтиханын 90 баллдан кимрәк баллга бирүчеләр дә бар. Бәлки, алар безнең институтта татар теленнән эчке имтиханны тапшырып карарга теләр? Бәлки, алар эчке имтиханда 70, 80, 90 балл ала алыр? Шуңа күрә аларга сайлау мөмкинлеге бар. Әгәр дә Бердәм республика имтиханында алган балларын исәпкә алуларын телиләр икән, протокол төзеп, исәпкә алабыз. Теләмиләр икән, без алардан эчке имтихан кабул итәбез.
Бердәм республика имтиханын 90, 100 баллга тапшыручылар, дөрестән дә, безнең югары уку йортына килүче студентлар. Без алар белән элемтәдә. Алар шушы балларны эчке имтихан баллы итеп исәпкә алырга риза. Аларга протокол гына төзибез.
Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан Гран-при алучылар безнең уку йортына килергә теләсәләр, шулай ук, протокол төзеп, 100 балл белән исәпкә алабыз, – дип аңлатты ул.
Марат Әхмәтов: «Татар теленнән имтихан тапшырган укучыларга өстәмә балл стимул була ала»
Марат Әхмәтов фикеренчә, татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган укучыларга өстенлекләр бирү – аларга стимул булырга мөмкин.
– Комиссиянең эшчәнлеген башлаган елларда ук укучылар, укытучылар белән аралашу нәтиҗәсендә әлеге мәсьәләне күтәреп, мөрәҗәгать белән чыккан идек. Мөрәҗәгатьне Мәскәүгә – Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына җиткердек. Ниндидер сәбәпләр белән бу мәсьәлә ахыргача хәл ителеп бетмәде. Бүген без тагын бер кат инандык: югары уку йортларында төрле кызыксындыру чаралары аша 10 балл бирә торган өстәмә баллга татар теленнән бердәм республика имтиханы да кертелергә тиеш.
Әлеге проблеманы күтәргән Түбән Кама шәһәренең 35нче лицееннан 11нче сыйныф укучысы Самира Сәгыйтованың тәкъдимен хәл итәргә тырышачакбыз. Татар телле республикада татар теленең киләчәге турында кайгыртабыз икән, бу мәсьәләне чишү юлларын эзләргә тиешбез. Бәлки, Татарстан Рәисе ресурсларын җәлеп итәргә кирәк булыр. Без бу проблеманы ишеттек.
Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруны алар үзләренә өстәмә йөк буларак кабул итте. Бу укучыларыбыз – кадерле шәхесләр. Шундыйларны киләчәктә күбрәк итәргә тырышырга кирәк. Татар теленең киләчәген күрергә телибез икән, ул – мәктәптә, гаиләдә, укучыларыбызда. Яшь буын ни дәрәҗәдә күңелендә саклап, аны дәвам итә ала – телебезнең язмышы шуның белән бәйле булачак.
Әлеге укучылар укытучылары кебек фикер йөртә белә. Бу очрашу укучыларыбызда өлгергән фәлсәфи фикерләү барлыгын күрсәтте. Борчылалар, кайгыралар, уйланалар, эзләнәләр... Димәк, аларның күңеле татарча уйлый, фикерли, – диде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе.
«15 меңгә якын баланың бары тик 7се генә татар теленнән имтихан тапшырды. Бу – каһарманлык»
Илсур Һадиуллин республикабыз мәктәпләрен быел 15 меңгә якын укучы тәмамлавын, шуларның бары тик 7се генә татар телен имтихан итеп сайлап алганын тагын бер кат ассызыклады.
– Хәзерге вазгыятьтә бу – кызларның үзенә күрә каһарманлыгы дип әйтәсем килә. Телгә булган мәхәббәтне, аңа булган ихтирамны күрсәтә белү, башкаларга үрнәк булу быел бары тик кызлар тарафыннан гына башкарылды. Без аларга рәхмәтле. Аларның уңышларында – үзләренең телгә булган карашы. Карашны әти-әниләр, гаилә тәрбияли. Гаиләдә башланган тәрбия мәктәптә үстерелә. Мөгаллимнәргә дә рәхмәтлебез.
Җиде баланың бишесе – шәһәр мәктәбеннән. Рус телле мохиттә туып үсеп, сөйләшеп, телне саклап калырга омтылыш белән яшәүче, фәлсәфи яктан фикерләре булган кызларның киләчәге гаилә ягыннан да яхшы булыр дип өметләнәбез. Алга таба үзләренең куйган хезмәтләрен күрергә насыйп булсын, – дип котлады ул.
Татар теленә битараф калмаган өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хаты белән:
Казан шәһәренең 171 нче урта мәктәбе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарапшина, Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Гарипова, Казан шәһәренең 171нче урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Кәримова, Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова, Казан шәһәре 10нчы гимназиясенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Нурҗиһан Шакирова, Түбән Кама шәһәренең 35нче лицее укытучысы Гөлүсә Яруллина бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хаты белән:
Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укучысы Диләрә Гарипова, Мөслим районы Мөслим гимназиясе укучысы Камилә Минһаҗева, Түбән Кама шәһәренең 35нче лицее укучысы Самира Сәгыйтова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 10нчы гимназиясе укучысы Регина Инсапова, Казан шәһәре Идел буе районы 127нче мәктәбе укучысы Камилә Гыйлаҗиева, Казан шәһәре Совет районы 171нче урта мәктәбе укучысы Элина Куренщикова, Казан шәһәре Совет районы 171нче урта мәктәбе укучысы Карина Хәйруллина бүләкләнде.
Укучыларга һәм укытучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.